Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Кушма Штатларда протест чаралары дәвам итә. Бу чарага чыгучылар хәзерге финанс системалар байларга гади кешеләр хисабына тагын да баерга мөмкинлек тудыра дип саный.

Бу протест чаралары 17 сентябрь көнне башланып китте. «Уолл-стритны басып ал» дип аталган начар оештырылган бу төркем Манхэттенның финанс районындагы бер паркында барлыкка килә. Рәсми рөхсәт булмауга карамастан, алар тирә-як урамнарда көндәлек демонстрацияләр оештыра башлый. Алар кулларына «Кешеләр керем түгел», «Сугыш түгел, эш булдырыгыз!» дигән мәгънәдәге шигарләр тоткан иде.

Шул вакыттан бирле бу чарага кушылучылар төрлеләнде һәм аларның саны да артты. Хәзер анда студентлар, пенсионерлар, эшчеләр, шулай ук эшсезләр керә.

Аларның кайберләре буялган шәмәхә төстәге чәчләрдән булса, икенчеләре чал чәчлеләр. Әмма барысын да бер ачу берләштерә. Бу кешеләр хәзерге система байлар һәм көчлеләр файдасына хезмәт итә дип саный.

Нью-Йорктагы социаль эшче Кази Джонес бу атнада шулай ук протест белдерүчеләргә кушылды. Ул үзе белән ике яшьлек кызы Иваны да алып килгән иде. Джонес сүзләренчә, ул һәм аның программачы егетенең эш урыны булса да, аларның үзләренә медицина иминияте ясатырга мөмкинлеге юк.

«Мин бу протест чаралары җәелер дип уйлыйм. Илдәге тигезсезлеккә чара табылды. Ташламалы салымнар байлар өчен бетерелергә, ә гади эшчеләргә калырга тиеш. Зур ширкәтләр уртача эшчегә караганда азрак түли», ди ул.

99%ка каршы торып буламы?

«Уолл-стритны басып ал» хәрәкәтенең интернет битендә: «Без төрле милләт, төрле зат, төрле дин кешеләре Без күпчелек. Без – 99%. Һәм без инде авызны йомып торырга теләмибез», диелә.

Оештыручылар бу чарага чыгу өчен аларны гарәп һәм кайбер Европа илләре рухландыруын әйтә. Соңгы вакытта кырыс экономияләүгә каршы Европаның кайбер илләрендә каршылык чаралары уза.

Беренче ике атнада АКШтагы бу протест чарасына массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар итмәде һәм шуңа аны Нью-Йорктан читтә дә әлләни белмәделәр. Барысы да шимбә – 1 октябрь көнне үзгәрде. Берничә мең катнашучы Бруклин күперенә таба атлап кеше йөри торган урыннарны камап алды. Полиция исә аларга бу юлларны бушатырга боерды.

«Бу юлдан китегез. Әгәр китсәгез, сезгә карата бернинди гаепләүләр белдерелмәячәк. Китмәгән очракта сез хулиганлыкта гаепләнеп кулга алыначаксыз. Әгәр тоткарланырга теләмәсәгез, сез хәзер үк моннан китәргә тиеш», диде.

Җавап итеп протест белдерүчеләр: «Күперне алыгыз, күперне алыгыз», дип кычкырды.

Бу протест чарасында 700ләп кеше кулга алынды. Аларга зур булмаган штрафлар язылды. Бер төркемнән кала башкалары берничә сәгатьтән соң җибәрелде.

Әлеге тоткарлаулар массакүләм мәгълүмат чараларында зур кызыксыну тудырды. Чарада катнашучылар моннан файдаланып калырга тырышты.

Ризасызлыкны һәркем үзенчә күрсәтте

Киңкүләм мәгълүмат чараларында урын алган бу яңалыклар халыкны битараф калдырмады һәм 4 октябрь көнне американнар алдан сөйләшмичә берничә шәһәрдә федераль резерв банклары янында протест чараларына чыкты. Чикагода демонстрантлар шәһәрнең финанс районында барабаннарда суккалап торса, Бостонда халык штатның канун чыгару бинасы янына юл алды һәм «Байларның саранлыгы түгел, ә халыкның ихтыяҗы» дип кычкырды. Канзас-сити һәм Лос-Анжелеста алар узып йөрүче машиналарга куллар болгап ризасызлыгын күрсәтте.

Хәзер инде Кушма Штатларның 50ләп шәһәрендә протест чараларын уздырырга җыеналар. Инде интернет сәхифәләрдә «Уолл-стритны басып ал» рәвешендә «Бостонны басып ал», «Филадельфияне басып ал» дигән битләр күренде.

Халыкның бу ачуы соңгы ун елда байлар белән фәкыйрьләр арасында тигезсезлекнең артуы сәбәпле чыкты. Көнбатыштагы үсеш алган илләр арасында байлар белән фәкыйрьләр арасында иң зур аерма нәкъ Кушма Штатларда.

Күп кенә гади американнар аларны тормыш читенә этәрүләрен һәм өметсезлеккә бирелүләрен сизә. Шуларның берсе Бруклинда яшәүче 68 яшьлек пенсионер Марвин Книгхт дүшәмбе көнне Уол-стриттагы протестларга кушылды.

«Мин монда бу капиталистик системага каршы чыктым. Байлар байый, ә фәкыйрьләр фәкыйрьләнә генә бара һәм моның очы-кырые күренми", ди ул.

Миллиардерлар салым түләүгә каршы түгел

Күп кенә американнарны банкларны коткару өчен салым түләүчеләрнең акчаларын кулланырга чакыру чыгырдан чыгарды. Шул ук вакытта әлеге банклар американнарның йортларыннан чыгара, миллионнарча керемнәр ала.

Төньяк Дакотадан булган 26 яшьлек медицина өлкәсендә укучы студент һәм ике ел Гыйракта хезмәт иткән хәрби ветеран Мичел Дое очкычка билет алып протест чараларына кушылу өчен Нью-Йоркка килүен әйтә.

«Акча бик көчле әйбер, әмма безнең тавышлар шулай ук көчле», ди ул.
Сентябрьдә АКШ президенты Барак Обама миллионерларга салымны арттырырга тәкъдим итте. Оппозициядәге республиканнар моңа каршы чыга. Ләкин байлар арасында да салымны арттыруга теләктәшлек белдерүче ике кеше бар. Шуның берсе – миллиардер Уоррен Баффет һәм миллиардер Джордж Сорос.

Шул ук вакытта канәгатьсезлек белдерүчеләр саны арта. Нью-Йоркта бүген зур митинг планлаштырыла. Анда протест белдерүчеләр хәрәкәтенә һөнәр берлекләре дә кушылыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG