Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда чеченнарны үтерүдә катнашкан хатын Төркиядән хиҗап киеп качкан


Зияэддин һәм Мария М. һава аланында
Зияэддин һәм Мария М. һава аланында

Төркия матбугаты Истанбулда өч чеченны үтерүче Русия агентларының исемнәрен атады һәм операциягә карата үз версиясен тәкъдим итте. Әлеге җинаять турында язган Habertürk газетасы үтерүчеләр турында кызыклы мәгълүматлар да бәян итә: операциядә катнашкан Надим Аюпов нацизм идеологиясе тарафдары булса, Мария М. дигәне шик тудырмас өчен Төркиядән мөселманча киенеп чыгып китә. Чеченнарны юк итүдә ирле-хатынлы агентлар да катнаша.


16 сентябрьдә Истанбулның Зейтунбурну районында көпә-көндез өч чечен кешесе атып үтерелгән иде. Төркиянең Habertürk газетасында хәзер шул җинаятькә караган кайбер кызыклы мәгълүмат дөнья күрде. Хәбәрчеләр шул чеченнар - Беркхаҗ Мусаев, Рөстәм Альтемиров һәм Заурбек Амриевны үтерүчеләрнең эзенә төшеп, аларның фотоларын бастырды. Газета язганча, Русия агентларының Төркиягә керүе, биредә операцияне әзерләве һәм илдән чыгып китүе мизгелләре кайбер видеокамераларга эләгеп калган.

Надим Аюпов
Чеченнарны юк итү өчен өч төркем (планлаштыручы, мәгълүмат җыючы һәм атып үтерүче) билгеләнгән булган. Шуларның берсендә булган агент Надим Аюпов Истанбулга 1 сентябрьдә килгән. Операцияне планлаштыручы дип исәпләнгән Аюпов, чеченнарны үтерүдән соң бер көн узгач, 17 сентябрьдә Төркиядән һава юлы белән чыгып китә. Газета шулай ук аның нацизм тарафдары булуын фаразлый һәм олы свастикалы байрак алдында төшкән фотосын бастыра.

Үтерүне планлаштыруда катнашучы икенче кеше – Александр Жарков Истанбулга 2 сентябрьдә килә һәм операциядән соң ук югала. Алдан мәгълүмат җыючы вазифасын үтәгән Мария М.ның чеченнарны атып үтерүгә җәлеп ителгән Зияэддин М.ның хатыны булуы турында да хәбәр ителә. Мария М. үтерүгә кадәр камераларда яулыксыз килеш күренсә, Төркиядән чыгып киткәндә инде ул хиҗап япкан була.

Александр Жарков
Газетаның хәбәренә караганда, чеченнарны юк итү операциясендә ике машина кулланыла. Жарков белән Аюпов утырган "Опель Астра" атып үтерү эше бирелгән агентларның машинасы белән Фатих районында очраша. Соңыннан "Опель" операция оештырылган җиргә барып туктый. Аның артыннан үтерүчеләр машинасы килеп җитә.

Сәгать 14.42-дә урамда өч чечен күренә. Алар үз машиналарына утырган вакытта яннарына машина белән ике кораллы агент килә һәм атып үтерә. Берсе соңыннан машинадан төшеп, җирдә яткан чеченнарга кабат берничә тапкыр ата. Операциядән соң агентлар җинаять урыныннан җитез генә китеп бара.

"Ирекле сөйләшү" 24 сентябрь 2011
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:03 0:00
йөкләү

XS
SM
MD
LG