Accessibility links

Сүрия Иминлек Шурасы әгъзалары арасында киеренкелек уятты


Сүрия президенты Бәшәр Асад (с) Мөәммәр Каддафи белән
Сүрия президенты Бәшәр Асад (с) Мөәммәр Каддафи белән

БМО-ның Иминлек Шурасында инде күптән күрелмәгән каршылык килеп туды. Русия белән Кытай Сүрияне хөкем иткән резолюцияне кабул итәргә юл куймады. АКШ һәм аның Европа беректәшләре Мәскәү һәм Пекин вето куюын тәнкыйтьләп чыкты. Көнбатыш илләре фикеренчә, Русия Сүриягә корал сатуын дәвам итә, шуңа күрә әлеге ил белән мөнәсәбәтләрне бозмаска тырыша.

АКШ һәм аның Европа беректәшләре Русия һәм Кытайның БМО Иминлек Шурасында Сүрия резолюциясенә вето куюын тәнкыйтьләп чыкты. Документта сүз чикләүләр турында булмады, диләр алар. Анда Сүрия баш күтәрүчеләрне җәзалаудан баш тартмаса, илнең хакимиятенә каршы чаралар күреләчәге турында әйтелгән иде.

Русия белән Кытайның бу адымнары аңлашыла кебек. Пекин башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынуга һәрвакыт каршы килә. Чөнки кеше хокуклары белән хәлләр аның үзендә шәптән түгел дип әйтеп була. Русия исә Сүриягә Якын Көнчыгыштагы соңгы беректәше итеп карый. Моннан тыш, Димәшк Русия коралын күпләп сатып ала. Шуңа күрә Русия хәрби сәнәгате Бәшәр Асад белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләми. Моңа АКШ-ның БМО-дагы вәкиле Сьюзан Райс та ишарә итте.

“Иминлек Шурасы Сүриядәге вакыйгаларның төбәктәге иминлеккә янау мөмкинлеген истән чыгарды. Кайбер илләр исә Сүрия режимына корал сатуны хуп күрә", - диде Райс.

Русиянең БМО-дагы вәкиле Виталий Чуркин исә бу гаепләүләрне кире какты һәм Мәскәүнең резолюциягә каршы килүен документта «Сүриягә хәрби һөҗүмнең мөмкин булмаячагы» турында әйтелмәве белән аңлатты.

“Бүген кабул ителмәгән проект каршылык фәлсәфәсенә нигезләнгән иде. Анда Димәшк берьяклы гына гаепләнә. Бу дөрес түгел. Сүриягә чикләүләр белән ультиматив рәвештә янау дөрес түгел. Чөнки болай низагны тыныч юл белән хәл итәргә мөмкин булмаячак», - ди Виталий Чуркин.

Русия белән Кытай гарәпләр алдында абруен югалтырга мөмкин

Русия һәм Кытайның АКШ-ка фәләстин мәсьәләсе йөзеннән үпкәләгәнен дә онытмаска кирәк, ди белгечләр. Билгеле булганча, Америка Фәләстин дәүләтен тану мөрәҗәгатенә вето куячагын белдергән иде. Ягъни АКШ-ның беректәше Израил мәнфәгатьләрен яклаганы өчен Мәскәү һәм Пекин Сүриягә якты йөз күрсәтергә тели.

Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: Русия белән Кытай Сүриянең хәзерге хакимиятен яклау белән басым астында калучы гарәп халкы алдында абруен югалтырга мөмкин. Сүриядәге баш күтәрүчеләр инде берничә тапкыр урамнарда Русия байрагын яндырганнар иде.

Иминлек Шурасы карарын әзерләгән Франция һәм Германия БМО-дагы тавыш бирү көнен Сүрия халкы өчен «моңсу көн» дип атады. Сүриянең хәзерге хакимияте исә моны киресенчә «тарихи» дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG