Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмурт кызы Татьяна “Татар моңы”н үз иткән


Татьяна Камашева
Татьяна Камашева

20 яшьлек Татьяна Камашева татар эстрадасына омтыла. Балтач районының Дорга авылында туган кыз, татар теле һәм татарлар миңа күбрәк ошый, ди. Шулай да татарга кияүгә чыкса, динен алмаштырырга теләмәс иде.


“Кызган таба”ның әлеге кунагы белән билгеле продюссер Җәүдәт Гыйльманов таныштырды, ул аны “Татар моңы” фестивалендә күргән. Татьяна ул бәйгедә быел башка милләтләр номинациясендә лауреат була. Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 3нче курсында укый.

Татьяна, үзең һәм гаиләң белән таныштыр әле?

– Әти-әнием Балтач районы Дорга авылында яши, икесе дә удмуртлар. Әтием Михаил чын удмурт авылыннан, әнием Нина шушы Дорганыкы. Бертуган сеңлем бар – Ольга. Ул миннән 11 яшькә кечерәк.

Үзем татар мәктәбендә укыдым, шуңа татарчаны яхшы беләм. Безнең авылда төрле милләт вәкилләре яшәгәнгәме, бер-берсе белән күбрәк татарча сөйләшәләр.

Бала чакта татарча сөйләшә идеңме, мәктәпкә кергәч өйрәндеңме?

– Укырга өйрәнгәнче сөйләштем, минем бит әнинең әнисе – керәшен, ул да тәэсир итте. Дусларым белән татарча аралаштык, алар арасында удмуртлардан тыш татарлар да бар иде.

Өйдә удмуртча, ә болай кешеләр янында татарча эндәшәбез. Хәзер инде удмурт телен дә онытып барам кебек, туган телемдә тел әйләнми башлады.

Удмурт теле сөйләшергә кыенмы?

– Элек тә минем өчен авыр иде ул, хәзер дә. Яратам мин удмуртларны, тик татар теле матуррак, сөйләшергә җайлырак.

Җырларга ничек өйрәндең, кайчан башланды бу шөгыль?

– Кечкенә чакта әтинең әнисе, удмурт әбием җырларга ярата торган булган. Иң элек аннан күреп удмуртча җырлый башладым.

Нинди җырлар күбрәк соң удмурт халкында?

– Салмак, моңсу җырлар. Әлбәттә биеп, уйнап җырлый торганнары да бар. “Эх, сез матур кызлар”ны еш ишетергә була. Ул безнең җыр булгангамы, бәйрәмнәрдә яратып башкаралар.

Татарча җырларны ничек өйрәндең?

– Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда, класс җитәкчебез һәрберебезгә җыр өйрәтте һәм шуны уртага чыгып җырлый идек. 11 сыйныфта укыганда, чыгарылыш кичәсендә укытучыбыз Зәйнәп Фәрхетдинованың җырын өйрәтте. Чөнки ул артист безнең укытучы белән дус иде һәм чыгарылыш кичәсенә үзе килде.

Ул миңа, җырлавыңны дәвам ит, мәдәният һәм сәнгать университетына кер, диде. Әлеге уку йортына бардым, ләкин анда беренче килгәндә кереп булмады. Шуңа да аннары педагогик университетның музыка факультетына тукталдым.

Анда остазың кем булды?

– Миңгол абый Галиев иде. Әле сезгә килер алдыннан аның янында булып, дәрес алып килдем. Ул миңа “Татар моңы”нда катнашып карарга тәкъдим итте. 2010 елда катнашып карадым, ләкин ул чыгыш уңышсыз булды. Шунда Җәүдәт абый белән таныштык.

Мин аңа Балтач районы шагыйре Гарифҗан Мөхәммәтшин язган шигырьне бирдем, ул аңа көй язды. Шул рәвешле Балтач төбәге хакында җыр туды. Җәүдәт абый белән дуслык бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Аның белән җырлар язуны дәвам итәбез.

Әти-әниең әлеге эш-гамәлләреңә ни дия, татарча җырлап күпмедер уңышка ирешүеңә сөенәләрме?

– Алар бу шөгылемә ятсынып карый, сөенәләр дә кебек, ләкин мактамыйлар. Мин әти-әнигә, чит кешеләр мактый, сез берни әйтмисез дип тә әйтәм инде. Әни моңа җавап итеп, читләрнең сүзләрен тыңламаска киңәш итте. Кеше ул болай гына да әйтер, безне тыңла, ди.

Сез гаиләдә 100 процент үз телегездә сөйләшәсезме?

– Хәзер төрлечә инде. Сеңелем удмуртча сөйләшми диярлек, татарча я русча эндәшә. Әти дә үз телендә аралашмый диярлек, бүген элеккеге кебек түгел. Удмурт авылы үз көчен югалта бара.

Кунакчыл халыкмы соң удмуртлар?

– Ачыктан-ачык әйткәндә, татарлар белән чагыштырганда удмуртлар – ябык кешеләр. Алар үзләренең туганнары, дуслары белән генә ачылып сөйләшә. Башка кешеләрне чит итеп карыйлар. Татар халкы кебек түгел.

Укып бетергәч нишләргә җыенасың, хатын-кыз кияүгә чыга, бала үстерә. Гаилә турында уйлаганда, бу милләт кешесе булсын дигән теләк бармы?

– Татар булсын дип уйлыйм. Чөнки башка милләт кешеләрен беләм. Удмуртка беркайчан да кияүгә чыкмыйм дип, үз-үземә сүз дә бирдем. Рус кешесе дә ят күренә, татар егетләре генә тәртипле кебек.

Сез гаиләдә нинди дин тотасыз?

– Православ динен.

Иң зур бәйрәм сездә кайсысы?

– Пасха. Ул төрле вакытта үтә. Быел менә 24 апрель көнне “Татар моңы” гала-концерты узды, минем туган көнем һәм пасха бәйрәме шул ук көнне иде.

Син татар егетләре тәртиплерәк дип әйттең, татар егетенә барсаң, динне үзгәртергә туры килсә, нишләрсең ?

– Ир тиешле кеше үз динендә калсын, мин үз динемдә калам. Балаларга исем кушсын, мәчеткә йөрсеннәр, бер сүзем юк, ләкин мин Ислам динен алмаячакмын, андый хәл булмаячак. Чөнки әти әйтте, татарга чыксаң да, башка кеше белән булсаң да, үз динеңне үзгәртмә диде. Шуңа күрә әти-әниемне борчуга салырга теләмим.

Җырлау шөгыленә әйләнеп кайтсак, нинди җырлар күңелеңә якын?

– Сузып җырлый торган озын итеп көйли торган җырлар күбрәк ошый. Алар кызу булмасыннар, салмак кына барсыннар.
XS
SM
MD
LG