Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Фәләстин мөстәкыйльлеген ЮНЕСКО-дан таныттырмакчы


ЮНЕСКО Башкарма комитеты оешманың әгъзалары карамагына Фәләстинне тану турындагы мөрәҗәгатен тапшырырга әзерләнә.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бу карарны “аңлата алмаслык” дип атады һәм оешманың Америка тарафыннан финансланылуы кыскартылырга мөмкин дип белдерде.

ЮНЕСКО-га әгъза булып керү фәләстиннәрнең үз дәүләтләрен танытуда соңгы адымнары дип бәяләнә. Сентябрьдә Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас шундый ук эчтәлекле мөрәҗәгатьне БМО-га тапшырган иде. Хәзер оешма әгъзалары аны тикшерә.

Фәләстин автономиясе ЮНЕСКО каршында 1974 елдан күзәтүче буларак тора. Оешмада тулы әгъзалыкны алыр өчен 193 ил вәкилләренең өчтән ике өлеше ризалыгын бирергә тиеш. ЮНЕСКОның якындагы җыелышы 25 октябрьдән 10 ноябрьгә хәтле Парижда узачак.

XS
SM
MD
LG