Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Либиядәге һава һөҗүмнәрен дәвам итәчәк


НАТО Либиядәге хәрби һава операциясен Мөәммәр Каддафи бәреп төшерелүенә карамыйча дәвам итәчәк. Бу турыда Франциянең саклану министры Жерар Лонге белдерде.

Аның сүзләренчә, һава һөҗүмнәре Каддафи яклы гаскәрләрнең каршы чыгуы тулысынча туктатылганнан соң бетәчәк. Операция яңа хакимият соравы белән генә төгәлләнергә мөмкин, диде министр.

НАТО көчләре Либиягә март аенда кертелә. Шушы вакыттан алып көнбатыш көчләре илнең хәрби объектларына тугыз меңнән артык һөҗүм ясады.
XS
SM
MD
LG