Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель әдәбият бүләгенә швед шагыйре ия булды


Швед шагыйре Томас Транстрёмер
Швед шагыйре Томас Транстрёмер
Быелгы Нобель әдәбият бүләге швед шагыйре Томас Транстрёмерга биреләчәк. Бу турыда Стокһольмдә Нобель комитеты белдерде.

«Транстрёмер шигырьләре бай эчтәлекле, җиңел аңлаешлы образлары белән чынбарлыкка яңа караш хасил итте», - диелә комитет белдерүендә.

80 яшьлек Транстрёмер һөнәре белән психолог. Беренче шигырьләр җыентыгын ул 50нчы елларда бастыра. Соңрак ул Германия, Швеция һәм башка илләрнең дәрәҗәле әдәбият бүләкләренә лаек була. Шагыйрь 12 җыентык авторы. Аларның берсе «Матәм һондолы» Швециядә зур кызыксыну уята. Ул 30 мең нөсхәдә бастырыла һәм халык арасында тиз таралып бетә. Бу шигырьләр өчен бик югары күрсәткеч санала.
XS
SM
MD
LG