Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүриядә һәлак булганнар саны 3000 якынлаша


Хомс шәһәрендә узган протест чарасы күренеше
Хомс шәһәрендә узган протест чарасы күренеше
Сүриядә инде ярты елга якын дәвам иткән бәрелешләрдә һәлак булганнар саны өч меңгә якынлаша. Бу турыда БМО Кеше хокуклары бүлеге вәкиле Руперт Колвилл белдерде.

Колвилл әйтүенчә, Сүрия хәрбиләре һәм илнең хәзерге хакимиятенә каршы чыгучылар арасындагы каршылык нәтиҗәсендә хәбәрсез югалганнар саны әлегә билгеле түгел.

Сүрия хокук яклаучылары бүген төрек чигендә яңа бәрелешләр турында хәбәр итә. Анда гаскәрләр хакимияткә каршы чыгучыларны һәм гыйсьянчылар ягына күчкән хәрбиләрне эзли. Хәбәр ителүенчә, әлеге хәрбиләр президент Бәшәр Асад режимына каршы көрәшер өчен “Азат Сүрия армиясе” исемле оешмага нигез салды.
XS
SM
MD
LG