Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият фиркасе яңа бурычлар билгеләде


Президент идарәсе башлыгы Юрий Камалетдинов, парламент рәисе урынбасары Александр Гусев, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, хакимият фиркасе башкарма комитет башлыгы Юрий Бударин.
Президент идарәсе башлыгы Юрий Камалетдинов, парламент рәисе урынбасары Александр Гусев, "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, хакимият фиркасе башкарма комитет башлыгы Юрий Бударин.

Татарстандагы "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчесе Дума сайлауларында мөмкин кадәр күп тавыш җыю максатын куйды.


“Бердәм Русия”нең XII корылтаеннан соң фирканең җирле бүлеге сайлауалды чорына яңа бурычлар билгеләде. Татарстандагы генераль секретарь Фәрит Мөхәммәтшин төбәк шурасы әгъзаларын, фиркадәшләрен чакырып, 4 декабрьдә буласы Дума сайлаулары алдыннан бар җаваплы тарафларны берләшергә чакырды.

“Безнең төп бурыч – Думага мөмкин кадәр күбрәк Татарстан вәкилләрен сайлатырга һәм шул рәвешле республика һәм илнең үсеш юнәлешен саклап калырга”, дип әйткән Фәрит Мөхәммәтшин әлеге утырышта.

Белгәнегезчә, моңа кадәр Думада Татарстаннан 14 депутат эшләде, фирканең төбәк исемлегенә 18 кеше кертелгән. Аларны сайлату өчен, Татарстанда “Бердәм Русия” фиркасенең сайлауларда югары процентлар җыюы кирәк. 2007 ел сайлауларында Татарстаннан фиркагә 80%ка артык тавыш бирелгән иде, быел бу күрсәткечкә ирешеп булырмы – әлегә әйтүе кыен.

Фирканең абруен күтәрер өчен аның җитәкчесе, проектлар турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә, “Бердәм Русия”нең эшен күрсәтергә кирәк, дип саный.

"Бердәм Русия" хакимиятне тәнкыйтьли

Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә тәнкыйди һәм яңгыравыклы белдерү белән чыкты. Мәсәлән, "Татарстандагы фирканең төбәк шурасы утырышында дистәләрчә кабул ителгән кануннар һәм җәзаларның кырыслануына карамастан коррупция белән көрәштә күзгә күренерлек алга китеш булмады. Аңа бөтен җәмгыять һәм мәгълүмат чаралары кушылырга тиеш”, диде ул.

Аның сүзләрен мәгълүмат агентлыклары китерә. Әмма соңыннан ул хакимият фиркасе башлангычы хакында әйтә башлады. Мөхәммәтшин сүзләренчә, “Бердәм Русия” керемнәрне генә түгел, чыгымнарны да күрсәтү турындагы мәсьәләне куйган булган һәм бу тәкъдим фирканең корылтаенда да яклау тапкан.

Путинга мөнәсәбәт белдерелмәде

​Соңгы сәяси яңалыкка – Русия президенты урынына Владимир Путинның тәкъдим ителүенә җирле фирка җитәкчесе һәм парламент рәисе мөнәсәбәтен белдермәде. Ул бары: “Фирка юлбашчысы Владимир Путинның чыгышы конкрет тәкъдимнәр һәм бурычлардан тора. Хәзер җирле бүлекләр урыннарда, һәр муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә аларны тормышка ашырырга тиеш”, дип белдерде.

Гомумән, хакимият фиркасенең истәлекле утырышыннан соң, Татарстанның югары җитәкчелеге киләсе президент шәхесенә карашын белдермәде.

Дума сайлаулары белән бергә Казанда да тавыш бирү үтәчәк. Ямашев сайлау бүлгесендә Дәүләт Шурасына өстәмә сайлаулар оештырыла. Анда хакимият фиркасе үз кешесен чыгарды – ул “Таттелеком” ширкәте башлыгы Лотфулла Шәфигуллин.

Шулай итеп, якын арада хакимияткә караган мәгълүмат чараларында, Татарстанда үткән күләмле җыеннарда, Казанда һәм районнарда "Бердәм Русия"нең эше турында позитив мәгълүмат ташкыны агылачагын фаразларга була.
XS
SM
MD
LG