Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Соңгы вакытта Татарстанда динара мөнәсәбәт проблемына аеруча игътибар бирелә. Кайбер белгечләр моны Көнбатыш илләрендә мультикультурализм сәясәтенең юкка чыга баруы белән бәйле дип саный. Республика диннәр дуслыгын тагын да ныгыту юлларын эзли.


Татарстанда әлеге проблемга карата төрле чаралар, очрашулар үткәрелеп килә. Динара мөнәсәбәткә мондый кызыксыну уяну Көнбатыш илләрендәге хәлләр белән бәйле, ди тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев. Бүгенге көндә дөньяда күзәтелгән динара мөнәсәбәтләр дә – һәр илнең тарихындагы яулап алу сәясәтенең нәтиҗәсе, ди ул:

“Минем уйлавымча, бу үзенә күрә җаваптыр, чөнки хәзерге заманда Франциядә, Германиядә, Бөекбританиядә мультикультурализм сәясәте юкка чыга, дип әйтәләр, шуңа күрә бездә дә бу мәсьәләгә кызыксыну күбәйгәндер дип уйлыйм инде, шуңа җавап булып. Чөнки бездә вазгыять бөтенләй икенче төрле.

Фәйзелхак Ислаев

Фәйзелхак Ислаев

Әгәр дә чит илләрдә Африкадан, Азиядән мөселманнар һәм башка диндәге кешеләр җыелсалар, алар Европадагыча барыбер яшәмиләр. Үзләренчә яшиләр, яраклаша алмыйлар шул җәмгыятькә.

Бездә, минем уйлавымча, вазгыять икенче төрле, чөнки Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын яулап алганнан соң ук, Англия колонизаторлары шикелле сәясәт алып бармаган, икенче төрле сәясәт алып барган.

Инглизләр яулап алынган халыклар белән бер мәртәбә дә бергә кушылмаганнар. Киплинг “Маугли” әкиятендә туп-туры әйткән: “Көнчыгыш Көнчыгыш булып кала, Көнбатыш Көнбатыш булып”. Аларны икесен бергә кушып булмый.

Ә менә Русиянең колонизация сәясәте икенче. Ул яулап алынган халыкларны кушу, үзенә яраклаштыру өчен бик күп эш эшләгән. Шулай ук дин мәсьәләсендә дә”.

"Кызганыч, Русиядә бу дәресне оныталар..."

"Русиянең үзендә динара мөнәсәбәт проблемы әле XX гасырга кадәр актуаль торган. XVI гасырда башланган көчләп чукындыру сәясәте бары тик XVIII гасырда гына үзгәрешләр кичерә башлый.

1764 елда әби-патша чыгарган боерык нәтиҗәсендә көчләп чукындыру сәясәте йомшара башлаган. Илдә башка диннәргә карата хөрмәт кебек күренешләрнең беренче чаткылары күренгән.

Әмма шулай да көчләп чукындыру сәясәте туктатылмыйча, башка юллар белән тормышка ашырылган. Чукынучылар 3 ел салым түләмәгән, хәрби хезмәттән азат ителгән, җинаятьчеләр җәза алмаган, дәүләткә бурычлылар исә, әлеге бурычтан да азат ителгән. Чукындыру сәясәтенең яңа юнәлеш алу сәбәбе татарларның урыслаштыруга бирешмәве белән бәйле", ди Фәйзелхак Ислаев.

“Чыннан да әгәр дә 1757 елда Батырша күтәрелеше булмаса, Ислам динен саклап калу өчен, Ислам дине, бәлки беткән дә булыр иде. Безне чукындырып бетергән булырлар иде. Менә шулай татар мөселман халкы корал тотып, динен, халкын сакларга әзер булганын күргәч, дәүләт чигенә, икенче төрле сәясәт алып бара башлый”.

"Русиядә башка диннәргә хөрмәт белән каралырга тиеш"

Русиядә дини татулыкны саклап калу өчен дәүләт җитәкчеләренә нәкъ тарихтан сабак алырга кирәк, дип сөйләде белгеч. Башка диннәргә карата хөрмәт булганда гына, илдә тынычлык, бөтенлек булачак, ди ул. Әмма дәүләт җитәкчеләре сабак алу турында кайвакыт оныта, ди Фәйзелхак Ислаев.

“Иң беренчесе, Русия дәүләтендә башка диннәргә хөрмәт белән каралырга тиеш. Чөнки бер динне икенче дин белән аерып, өскә куйсаң, дини низаг чыга. Турыдан-туры мылтык тотып сугышмыйлар, әмма кеше эчендә ризасызлык туа башлый.

Чөнки бөтен кеше дингә бәйләнгән. Ул Аллага ышанамы-ышанмыймы, атеистмы, аңа карамастан һәрбер кеше дингә битараф түгел. Хәтта атеист кеше дә. Атеизм үзе дә дин бит инде ул.

Кызганыч, Русиядә бу дәресне оныталар. Хәзер күз алдында күренеп тора безнең җитәкчеләр, бигрәк тә христиан динен күтәрәләр”.

Күптән түгел фәннәр академиясендә “Идел-Уралда XVI-XX гасырларда динара мөнәсәбәтләрнең тарихи тәҗрибәсе” темасына багышланган Русия күләмендәге конференция үткәрелде.

Биредә шул гасырларда алып барылган чукындыру, урыслаштыру сәясәте, бүгенге көндәге динара мөнәсәбәтләр тикшерелде.

Шулай итеп, бөтен дөньяда дини мөнәсәбәтләр өлкәсендә үзгәрешләр барганда, Русия динара дуслыкны ныгыту юлларын эзли. Ничә гасырлар буе толерантлык белән дан казанмаган илнең киләчәгендә диннәргә һәм халыкларга карата хөрмәт булачагы әлегә сорау булып кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG