Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эсерлар: “Алдакчысыз һәм караксыз Русия өчен”


“Гадел Русия” сәяси фиркасе 4 декабрьдә узачак Дәүләт Думасы сайлауларына “Алдакчысыз һәм караксыз Русия өчен” дигән шигар белән әзерләнә.


Мәскәү Кирмәненнән кырыс тәнкыйть сүзләрен ишетү мөмкинлеге булса да, "Гадел Русия" үзенең әлеге ризасызлык шигаре белән сайлауда җиде процентлык барьерны узарга ниятли.

“Гадел Русия” фиркасе Дума сайлауларына “Алдакчысыз һәм караксыз Русия өчен” дигән шигар белән катнашачагын 24 сентябрьдәге партия җыенында белдергән иде.

“Гадел Русия” губернаторларны сайлау системасын кире кайтармакчы

Моннан тыш фирканең сайлауалды програмында 20 төп тәкъдим дә урын ала.

Әйтик, програмның “Хезмәт” дигән өлешендә, куелган хезмәтнең бер сәгатенә 90 сум акча түләү һәм 40 сәгатьлек эш атнасын саклап калу максат итеп алына. Моны “Яхшы хезмәт хакы – нык гаилә – көчле ил!” дигән шигар чагылдырып тора.

Эсерлар коррупциягә каршы көрәштә “Халык савуны туктатыгыз!” дигән шигар белән чыга.

“Гадел Русия” губернаторларны һәм хөкемдарларны сайлап кую системасын кире кайтаруны да таләп итә. Бу максаттан алар “Өстән билгеләнгән губернатор җитәкчесенә хезмәт итә, ә сайланганы – халыкка”, дигән шигардән файдалана.

Бу урында шуны да әйтергә кирәк, быелның кышында танылган блогчы һәм коррупциягә каршы көрәшүче Алексей Навальный интернет аша хакимияттәге “Бердәм Русия” партиясен “алдакчылар һәм караклар” дип сурәтләгән иде.

Алга таба әлеге җөмлә, интернетта бик популярлашып китеп, плакатларда, футболкаларда һәм хәтта автомобильләрдәге ябыштыргычларда да пәйда булган иде.

100лекләргә “алдакчылар һәм караклар партиясе” дип языла

Шулай ук, соңгы араларда Навальныйның “Бердәм Русия” партиясе өчен әйткән “Алдакчылар һәм караклар” фиркасе дигән сүзе, әйләнештә булган 100, 500 һәм 1000 сумлык кәгазь акчаларда да күренә башлаган. Бу хакта newsru.com интернет сайты 4 октябрьдә язып чыкты.

Сәяси экспертиза Үзәге мөдире Евгений Минченко сүзләренчә, “Гадел Русия” сәяси фиркасенең “Алдакчысыз һәм каракларсыз Русия өчен” дигән шигаре фирканең нәкъ менә “Бердәм Русия” партиясенә оппозициядә торуын күрсәтү өчен уйлап табылган.

“Гадел Русия” фиркасе җитәкчелеге сайлауалды чыгышларында да хакимияттәге “Бердәм Русия” партиясенә карата оппозициядә булуын яшермәде. Шуңа күрә дә аның ризасызлык электораты мәнфәгатьләрен якламаудан башка чарасы юк. “Гадел Русия” Дума сайлауларында бары тик шушындый юллар белән генә җиңүгә ирешә алачак, дип саный Евгений Минченко.

Рәис Фәрдиев: “Русиядә депутатлар алдан сайланып куела”

“Гадел Русия” партиясенең Татарстан бүлегенең шура әгъзасы Рәис Фәрдиев, "Русиядәге кануннар берсе дә халык өчен эшләми, нәкъ менә шуны истә тотып бу шигар сайланды", дип белдерә.

Ул, "халыкның тормышын яхшыртуны көндәш партияләрнең үзара бәхәсләшүе генә тәэмин итә алмый, моның өчен барлык депутатлар бергәләп көрәшергә тиеш", ди.

"Бүгенге көндә Русия дәүләте караклар һәм коррупциячеләр белән тулган. Кануннар халык өчен эшләми. Киләчәктә кануннар эшләсен, уңышлы буын тәрбияләнсен өчен бу шигарне сайлап алдык", ди ул.

Фәрдиев, мин “Бердәм Русия”гә каршы алдакчылар һәм караклар дип әйтә алмыйм, чөнки төгәл фактлары булырга тиеш, дип белдерсә дә, ул бу фирканең халык арасында йөргән "алдакчылар һәм караклар фиркасе" дигән гыйбарәнең хаклы булуын да кире какмый.

Сәясәтче, сез хакимияткә килсәгез, каракларга һәм алдакчыларга каршы ничек көрәшергә уйлыйсыз, дигән сорауга да кистереп кенә җавап бирми.

Аның сүзләренчә, “Гадел Русия” фиркасенең исеменнән үк гаделлек сүзе күренеп тора. "Караклар һәм алдакчылар тормышында безнең партиянең көрәше белән генә берни дә үзгәрми. Әмма гаделлекне эзләргә тырышырга кирәк", ди ул.

"Русиядә депутатларны халык сайламый, алар инде алдан ук сайланып куела, хакимият фиркасе бу ысулдан бик яхшы файдалана. Халык бары тик яннан карап торучы гына була", дип белдерде “Гадел Русия” партиясе Татарстан бүлегенең шура әгъзасы Рәис Фәрдиев.
XS
SM
MD
LG