Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Обама Пакстанны Әфганстандагы «шөбһәле элементлар» белән бәйләнештә гаепли


АКШ президенты Барак Обама Пакстан махсус хезмәтләрен Әфганстандагы «шөбһәле элементлар» белән бәйләнештә гаепләде.

Ак йортта узган пресс-конференциядә Обама Пакстанга кисәтү ясады: "Исламабад АКШ белән мөнәсәбәтләрне сакларга теләсә, Вашингтонның борчуларын истә тотарга тиеш", - диде президент. Аның сүзләренә караганда, Пакстан рәсмиләре, көнбатыш гаскәрләре Әфганстаннан киткәч, анда хакимияткә пакстаннарга яхшы таныш кешеләр киләчәк дип уйлый.

Элегрәк АКШ Пакстан күзләү хезмәтен Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббанинең үлеменә катнашы булган Хакканиләр сугышчан төркеме белән бәйләнештә торуында гаеләде.

Америка-Пакстан мөнәсәбәтләре май аенда Усама бин-Ладин Пакстанда АКШ хәрби операциясе нәтиҗәсендә үтерелгәч бозыла.

XS
SM
MD
LG