Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясенең чираттагы корбаны


Егетнең үз-үзенә кул салуына дуслары ышанмый
Егетнең үз-үзенә кул салуына дуслары ышанмый

Шушы көннәрдә Сембер егете Дмитрий Неборак армия хезмәтендә мәрхүм булган. Хәрби җитәкчеләр белдерүенчә, ул каравылда торганда үзен-үзе атып үтергән. Килеп җиткән табиблар ярдәме кирәк булмаган, солдат дөнья куйган була.


Сембердә урнашкан 31нче арсеналда былтыргы шартлауны искә алдылар. Тагын да шундый хәлләр тумасын өчен, диптер инде, хәрби өйрәнүләр дә оештырылды. Тик менә фаҗиганең каян килеп бәрүен алдан белеп булмый шул.

Хәрби прокуратура бу җәһәттән җинаять эше ачкан һәм булган хәлне ачыкларга тырыша. Ничек ачыкларлар – әлегә нәмәгълүм.

Мәрхүмнең сеңлесе Екатерина өч сәгать элек кенә абыйсы белән телефон аша сөйләшкән булган. Аның әйтүенчә, абыйсының кәефенә күрә, аның үз-үзенә кул салуы мөмкин түгел. Аннан соң солдатның сөйгән кызы да аны көтеп тора бит әле, ди ул.

Дмитрий укыган мәктәптә дә аның танышлары-дуслары да бу егетнең үз-үзенә кул салырдай кеше булуына ышанмыйлар. Ул һәркем белән дустанә яши торган егет була, сәнгать коллективында да актив катнашкан.

Мәрхүм быел гына, автомеханика техникумын тәмамлагач, армиягә алынган. Техникум укытучысы Любовь Арзамасцева әйтүенчә, ул яшәешнең кадерен белә торган күтәренке рухлы егет булган.

Армиягә китәр алдыннан ул армия хезмәтен күргән танышлары, дуслары белән дә киңәшләшеп, армиядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сораштырган диләр. Һәм аларның берсе дә шундый егетнең үз-үзенә кул салуына ышанмый, кыйнап үтергәннәрдер диләр. Дмитрий Неборакның җәсадын шимбә көнне кайтарачаклар.
XS
SM
MD
LG