Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяның үтерелүе журналистларны яклауга этәргеч бирде


Кремльгә карата тәнкыйди язмалары белән танылган журналист Анна Политковскаяның үтерелүенә бүген биш ел. Русиядә журналистларның хокуклары бозылуын исәпкә алучы яңа интернет-ресурс эшли башлады.


Русия хокук яклаучылары һәм дуслары бүген Анна Политковскаяны искә ала. 48 яшьлек Политковская биш ел элек көпә-көндез Мәскәү үзәгендә үз өе янында атып үтерелгән иде. Ул чактагы президент Владимир Путинның Төньяк Кавказдагы кырыс сәясәтен тәнкыйтьләгән журналистны үтерүгә боерык бирүче әле дә билгесез кала. Җомга көнне тикшерүчеләр яңа мәгълүматлар җиткерде. Алар бу җинаятьне оештыруда шикләнүчеләр буларак Лом-Али Гайтукаев, элекке милиция хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов һәм инде 2009 елны җәмәгать утырышчылары тарафыннан акланган бертуган Мәхмүтовларны атады.

Политковскаяны үтерүгә бәйле тикшерү эшендәге уңышлар турында быелның май аенда әйтә башладылар. Җәй азагында милиция подполковнигы Дмитрий Павлюченков изоляторга ябылды. Элек ул төп шаһит буларак саналса, хәзер аны үтерүне оештыручы диләр.

Политковская 2000 елның башында сугышны кичергән Чечня турындагы мәкаләләре белән танылды. Ул Русия хәрбиләренең Чечнядагы халыкны җәзалаулары, кырыслыклары турында документаль язмалар тәкъдим итте. Русиядәге демократияне буу өчен Чечня сугышларын кулланган премьер-министр Путин турындагы әлеге хезмәтләре өчен Политковская халыкара бүләкләргә лаек булды. Журналистны үтерү нәкъ Путинның туган көнендә – 7 октябрьгә туры килде.

Бүген Русиянең күп кенә шәһәрләрендә Политковскаяны искә алу чаралары үтә. Аның каберенә һәм үтерелгән урынына кешеләр чәчәкләр алып килә.

Яңа хезмәт ярдәм итәрме?

Политковскаяның үтерелүе Русиядә “Массакүләм мәгълүмат чараларында низаглар” дигән яңа интернет-ресурс ачуга этәргеч булган. Бу көннәрдә әлеге проект Мәскәүдә тәкъдим ителде. Халыкара оешмалардагы хезмәттәшләре ярдәмендә Русия хокук яклаучылары булдырган әлеге сәхифәгә үтерелгән, эзәрлекләнгән һәм җәберләнүче журналистларга бәйле мәгълүматлар туплана. Бу хезмәтне булдыручылар, журналистлар белән килеп туган хәлләрне анализлау массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен яклауга һәм илдәге сүз ирегенә булдыруга ярдәм итәчәк дип саный.

“ММЧдагы низаглар” тупланмасын булдыручыларның берсе – халыкара журналистлар фонды белгече Джон Кроуфут яңа хезмәтнең өч бүлектән торуын әйтә.

“Беренчесенә журналистларны үтерү белән бәйле очраклар керә. Үтерүләр журналистның эшчәнлегенә бәйле икәне дәлилләнмәгән булуы да мөмкин. Шушында ук алдан оештырылган дип шикләнелгән бәхетсезлек очраклары да керә. Икенче бүлеккә журналистларга һөҗүм итүләр алына. Өченчесенә исә матбугат вәкилләренә басымнар, аерым алганда хокук саклау оешмалары вәкилләре белән сөйләшүләр (җинаять эзәрлекләүләре), янаулар, эштән куулар һәм башкалар керә.

Русиядә эшләү җиңел түгел

Хәбәрдарлыкны яклау фонды башлыгы Алексей Симонов сүзләренчә, күп кенә журналистлар үзләренә басымны сизә, әмма моңа җитди карамый.

Европа журналистлары федерациясе президенты Арне Кениг әйтүенчә, Русия журналистларга үз хезмәтләрен алып бару өчен иң авыр ил.

Симонов исә, әгәр Русиядә үтерелгән һәрбер журналистны бер минутлык тынлык белән искә алсак, барлыгы алты сәгать ярым сөйләшмичә торырга туры киләчәген әйтә. Журналистларга һөҗүмнәр, эзәрлекләүләр, басымнар йөзләрчә исәпләнә.

“Русиядә елына журналистларга бәйле 1380-1600 күңелсез очрак чыга. Бу әле барысы да түгел. Әмма булганнары белән дә эшләргә кирәк”, ди Симонов.
XS
SM
MD
LG