Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

AI: Русиядә журналистлар үзләрен имин хис итми


Анна Политковскаяны искә алу чарасыннан бер күренеш

Анна Политковскаяны искә алу чарасыннан бер күренеш

Русиядә коррупция һәм хакимиятне тәнкыйтьләүче журналистлар үзләрен имин хис итсен өчен берни дә эшләнми. Бу турыда бүген, журналист Анна Политковская үтерелүенә 5 ел тулганда Amnesty International халыкара хокук яклаучы оешмасы белдерде.

Җинаять тикшерүдә бераз алга китеш сизелсә дә, гаепләнүчеләрнең хөкем ителүе һаман икеле, диелә оешма белдерүендә.

Бу көннәрдә Политковская үтерелүендә шикләнгән Лом-Али Гайтукаев, Сергей Хаҗикорбанов һәм бертуган Мәхмүдовларга яңа гаепләүләр белдереләчәге турында билгеле булды.

Бүген, Анна Политковская үлеменә 5 ел тулганда, Мәскәү, Петербург һәм кайбер чит ил шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза.

XS
SM
MD
LG