Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Уфада хәйрия концерты бирде. Аннан алынган акчалар тулысынча Иглин районы Урман авылында мәдәният йорты төзетүгә күчереләчәк.


Быел июнь аенда Иглин районының Урман авылындагы гаскәри бүлекнең хәрби кораллар келәтләрендә булган көчле шартлаулар нәтиҗәсендә андагы байтак йортлар җимерелде, хастаханә һәм мәктәп яраксыз хәлгә килде. Әлеге хәл, билгеле инде, беркемне дә битараф калдыра алмады.

Күренекле җырчы Айдар Галимов Иглин районы төбәгеннән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутат булып сайланган. Шуңа күрә, гастрольләрен өзеп, шунда ук каза булган урынга килә, сайлаучылары белән очраша ул. Урман авылында моңа кадәр мәдәният сарае да булмаган икән. Андагы мәдәни һәм башка күмәк чаралар хәрбиләрнең ангарында гына үткәрелә торган була.

Урмандагы булачак бина

Урмандагы булачак бина


Сәнгать кешесе буларак, Айдар Галимов ничек кенә булса да, авылда мәдәният йорты төзетергә кирәк, дигән максат куя. Иглин районы хакимияте белән киңәшләшкәннән соң, бу эшне үзе башларга карар итә Айдар Галимов. Урман авылына ачылган ярдәм фондына тәүге акчаларны үзенең театр-студиясенең хәйрия концертыннан күчерә Айдар Галимов.

6 октябрь көнне Уфаның 1 мең кеше сыйдырышлы Нефтьчеләр мәдәният сараенда зур тамаша тәкъдим итте “Айдар” театр-студиясе. Зал шыгрым тулы иде. Иглин районы хакимияте башлыгы Рим Мусин җитәкчелегендәге зур вәкиллек тә килгән сәнгать бәйрәменә. Урман авылы мәдәният йорты төзелешен башлап җибәрүгә шактый акча керде. Эшнең башы бар, азагы да булыр, ди Айдар Галимов һәм аның иҗатташ дуслары.

Тагын да бер күңелле яңалык. 7 октябрь көнне Айдар Галимовка “Башкортстанның халык артисты” исеме билгеләре тапшырылды. Вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина бүләкне тапшырганда җырчының игелекле эшләрен дә мактап телгә алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG