Accessibility links

Кайнар хәбәр

Албаниянең соңгы коммунист җитәкчесе вафат


Рәмиз Алия
Рәмиз Алия
Албания башкаласы Тиранада бүген илнең соңгы коммунист җитәкчесе Рәмиз Алия вафат булды. Аңа 85 яшь иде.

Алия Албания Хезмәт фиркасе Үзәк комитетының секретаре булып 1985 елда эшли башлый. Әлеге вазыйфага ул фиркагә нигез салучы һәм Албания белән 44 ел дәвамында идарә иткән Әнвәр Хуҗа тарафыннан билгеләнә.

Алия илдә 1991 елда беренче демократик сайлауларны оештыра. Аларның нәтиҗәсендә ул республиканың беренче президенты итеп сайлана. Ләкин бер елдан соң ул әлеге вазыйфасыннан китә.

1994 елда Алия хакимиятне канунсыз файдалануда гаепләнеп 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1997 елда илдә чуалышлар барлыкка килгәч, Алия башка тоткыннар белән бергә сакчыларның эш ташлавыннан файдаланып төрмәдән качып китә.
XS
SM
MD
LG