Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Фукс йорты 3,5 миллион сумга сатылды


Казандагы тарихи Карл Фукс йорты
Казандагы тарихи Карл Фукс йорты
Бүген Казанда узган ачык аукционда мәдәни мирас исемлегенә кергән профессор Карл Фукс йорты сатылды. Бинаның соңгы бәясе 3 690 600 сум тәшкил итте. Аукцион җиңүчесе итеп Эдуард Ибраһимов игълан ителде.

Әйтеп узарга кирәк, моннан алдан (2010 елның 24 декабрендә) узган аукционнан аермалы буларак, яңа милекче журналистлар һәм казаннар белән исемен яшермичә ачыктан-ачык аралашты. Аның сүзләренә караганда, Фукс йорты һичшиксез реставрация узачак.

Яңа милекче Татарстан Мәдәният министрлыгы белән төзиячәк Саклау йөкләмәсендә тарихи бинага гади кешеләрнең, җәмгыять оешмаларның керә алу мөмкинлеге каралган.

Шул ук вакытта Лев Толстой яшәгән флигель (Дзержинский урамы, 11/2) һәм Марков йорты (Бауман урамы, 27) аукционнан төшеп калды. Әлеге биналарны сатып алырга теләүчеләр әлегә табылмаган.
XS
SM
MD
LG