Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Вакыйгалар дисбесе: Мәдәнилекне тыеп булмый


"Арлекин, ике хуҗаның хезмәтчесе" әсәреннән бер күренеш

"Арлекин, ике хуҗаның хезмәтчесе" әсәреннән бер күренеш

Хәзерге чорда социаль һәм икътисади мәсьәләләр, акча табу һәм акча сарыф итү белән бәйле гамәлләр беренче урынга чыга. Шулай да, кеше гадәтләре һәм җәмгыятьнең рухи ихтыяҗлары мәдәни тормышка сусауны көчәйтә. Менә шул күренешкә бәйле хикмәтле хәлләр бу атнада бигрәк тә күп булды.


Адәм баласы өстенә кием кисә, тамагын туйдырса, шунда ук рухи азыкны, мәдәнилекне искә ала. Әле кайчан гына җәмгыять тормышында мәдәният проблемалары иң соңгы чиратта искә алына иде. Ә хәзер бик күп бәхәсләр, матди һәм сәяси каршылыклар кешеләрнең тәртибе, рухи идеаллары аркасында килеп чыга.

Татарстанда мәдәният тармагы түр башына үтеп керә башлады. Элек республиканың мәдәният министрлыгы Казан кирмәне эчендәге иске бинада, 5-6 бүлмәдә утыра иде.

Җәй көннәрдә монда эшләүче 20-30 мәдәният түрәсенең күбесе ялга, каникулга китә иде. Китсә дә, моңа беркем гаҗәпләнми иде. Ә хәзер мәдәният министрлыгы хөкүмәт янына, Ирек мәйданына күчерелде. Көн саен диярлек телевидение һәм радиодан яңгыраган соңгы хәбәрләр арасында иң мөһим вакыйгалар рәтендә сәнгать бәйгеләре, фестивальләр, кайвакыт төрле җәнҗаллар искә алына.

Дөньяга танылу өчен ниләр эшләнә?

Болгарда төзекләндерү эшләре бара

Болгарда төзекләндерү эшләре бара

Бу атнада Казан федераль университетында Халыкара музей форумы булды. Бөтен дөньядан җыелган мәдәни затлар каршында ЮНЕСКОның Русия комиссиясе җаваплы сәркатибе Георгий Орджоникидзе бик мөһим белдерү ясады. Киләсе җәйдә Борынгы Болгар һәм Зөя утравы ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертеләчәк икән.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” вакыфының эксперт шурасы утырышында да шушы мәсьәлә тикшерелде. Халыкара музейлар форумында атаклы дипломат Мөнир Бушенаки, шулай ук ЮНЕСКО белән эшләүче оешмалардан Игорь Маковецкий, Клод Госслен, Русиянең дәүләт музее президенты Александр Шкурко катнашты.

Балта кем кулында?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге тарихи йортларны карап чыкканнан соң ядкарьләрне җимерүчеләргә карата каты чаралар күрелә башлады. Дөрес, шәһәрдәге милек хуҗасы булган Казан хакимияте вәкилләре Президент һәм прокурор белән бергә экскурсиягә чакырылмыйлар. Җавапка тарттырылучылар арасында да шәһәр түрәләре түгел, ә мәдәният министрлыгының хәзерге һәм элекке түрәләре генә күренә.

Мәдәният министрының элекке урынбасарлары Айдар Гайнетдинов һәм Игорь Нестеренко, бүлектә эшләгән белгеч Наилә Фазлиева Бауман һәм Петербур урамындагы йортларны төзекләндергән вакытта дөрес имза куймаганнар, ашханә бинасының алгы ягын бик үк дөрес булмаган төскә буярга рөхсәт иткәннәр. Ягъни үзләренең вәкаләтләрен арттырып җибәргәннәр икән.

Милекнең хуҗалары һәм бинаны гөрселдәтеп бульдозер белән аударучыларның исеме хәзергә сер булып калса да, менә шушы мәдәният хезмәткәрләре эссе табада кыздырыла башлады.

Кампания башлангач, башкаларны куркытыр өчен андый кискен гамәлләр күрелү гадәте бар шул. Моның файдасы да бар. Хәзер инде борынгы йортларны җимерүнең начар эш икәнен яше дә, карты да аңлый башлады. Төп тәртип урнаштыручы корал – прокурор күсәге түрәләрнең баш өстендә уйнап тора.

“Танго” ресторанында булган маҗара

“Вечерняя Казань” газетында язылганча, үткән җомга көнне Казан шәһәре прокуратурасының зур гына түрәсе республика шифаханәсенең реанимация бүлегенә эләккән. Узган ял көннәрендә ул “Танго” ресторанында ял иткән вакытта ниндидер адәмнәр белән тарткалашу һәм бәрелеш килеп чыккан. Прокуратура хезмәткәренең коралы булмаган, аны бик каты кыйнаганнар.

Хәзер кыйнаучыларга карата җинаять эше кузгатылган, ә прокуратура хезмәткәре хастаханәдә ята. Бу очракның прокурор эшчәнлеге белән бәйле булуы турында мәгълүмат юк. Ягъни мәдәни ял вакытында прокурорлар белән дә андый хәлләр килеп чыга икән.

“Культурно жить не запретишь!”

Совет чорларында үзеннән тәртиплерәк, затлырак итеп күренергә тырышучыларга шулай дип әйтәләр иде. Чыннан да, һәркем үзенә күрә кабатланмас, кадерле һәм затлы.

“Татарстан” авиакомпаниясенең коммерция директоры Лазар Илиев Мәскәүгә очканда, 68 пассажир утырган очкычны үзен көтеп торырга мәҗбүр иткән. Әлбәттә, зуррак һәм “мәдәнирәк” агайларның үз очкычлары була һәм алар кайчан тели, шул вакытта очып китәләр.

Очкычта көтеп утыручылар арасында Русиянең үзәк банкында элегрәк эшләгән, хәзер Югары икътисад мәктәбендә җитәкче булган Сергей Алексашенко да утырган. Менә шушы билгеле шәхеснең кемнедер көтеп торганга ачуы чыккан.

Ул Лазар Илиевне фоторәсемгә төшереп алган һәм шул ук мизгелдә бу турыда үзенең интернеттагы “тере журнал”ына язып та куйган. Хәзер очкычны тоткарлаган түрәне төрле югары тикшерүче даирәләр энә күзеннән үткәрә.

Татарстанның транспорт прокуратурасы иң беренче чиратта бу эшне тикшерә. Прокуратура сакта торганда мәдәнилек һәм гаделлек зыян күрмәс! Артык матур яшәргә тырышкан түрәгә очкычны көттерү кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Тина Канделаки балалар тәрбияли

Атаклы телейолдыз Тина Канделаки Казанга килеп, мәктәпләрне тикшерде, мәгариф министры, студентлар һәм журналистлар белән очрашты. Ул Русиянең Иҗтимагый пулатында шушы мәдәният һәм мәгърифәт проблемалары белән шөгыльләнә.

Татарстан укытучыларының “Корстон” күңел ачу үзәгендә үткән бәйрәмен ул бизәгән иде. Кызыклы шәхесләр белән очрашып, республика президенты белән киңәшеп, мәктәпләрдә телекамерасына репортажлар төшереп йөргән Тина Канделаки бүгенге Татарстанны Русиягә һәм дөньяга танытучы төп PR-белгеч буларак кабул ителә.

Әйтергә кирәк, Канделаки – үзе дә ике бала анасы һәм күптәннән эшләүче телевидение ветераны. Ләкин барыбер мәдәнилек һәм матурлык бөтен чикләрне дә җиңеп чыга!

Казанны бернәрсә дә гаҗәпләндерми

Камал театры бинасында итальян телендә уйнала торган спектакльләр баруы үзенә күрә шаккатыргыч хәл. “Пикколо театро ди Милано” дигән театрны бөтен дөнья белә. Бу театрда К. Гольдонинең “Арлекин, ике хуҗаның хезмәтчесе” дип аталган пьесасы буенча спектакль 1947 елдан бирле уйнала.

Итальян телендә барган һәм сәхнә титрлары белән тәрҗемә ителүче бу тамашага билетлар 2-4 мең сум тора. Шулай да, бу спектакльне карарга теләүчеләр хәтсез икән. “Культурно жить не запретишь!” дип, шуларга әйтәләрдер.

Шулай да бер нәрсә гаҗәпләндерә. “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә бер мәдәният хезмәткәре түрәсе керде. Ул “Башинформ” агентлыгында бу атнада шаккатыргыч яңалык күргән. Күрше республиканың Бүздәк һәм Чишмә район хакимиятләрендә мәдәният бүлеге дигән структура бөтенләй юкка чыгарылган икән.

Ягъни ансыз гына да тормыш матур гына бара. Аскын районында мәдәният тармагын бер генә кешегә йөкләгәннәр. Нәрсә бу? Мондый тәҗрибәне Башкортстанның ут күршесе Татарстан районнары да эләктереп алмасмы?

Мондый әкәмәт хәл Казандагы мәдәниятчеләрне чыннан да гаҗәпләндерде. Була икән шул андый маҗаралар: Казанны аптыраткан хәлләр дә килеп чыга икән! Шулай да һәр ике республикада мәдәни тормыш тукталмас дип өметләнергә кирәк: чын мәдәнилекне болай гына тыеп булмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG