Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Әр-Растан каласы мәчетләрен хәрбиләр камап алды


Сүриядәге протест чараларыннан бер күренеш
Сүриядәге протест чараларыннан бер күренеш
Сүрия хәрбиләре контроленә күчкән Әр-Растан шәһәрендә бүген җомга намазыннан соң кала мәчетләренең барысы да камап алынды. Бу яңа чуалышларны булдырмау өчен эшләнде.

Баш күтәрүчеләр Сүрия милли шурасын яклауга юнәлгән чара үткәрергә җыеналар иде.

Оппозиция көчләрен берләштергән әлеге Шура бер атна элек Истанбулда төзелә. Ул үзенә Сүрия диссидентлар хәрәкәтен берләштерү максатын куйган. Шура эшчәнлегендә мөһаҗирләр һәм Сүриядә яшәүче сәясәтчеләр катнаша.
XS
SM
MD
LG