Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Эрдоганның әнисе вафат булды


Рәҗәп Таййип Эрдоган әнисе Тәнзилә ханым белән
Рәҗәп Таййип Эрдоган әнисе Тәнзилә ханым белән

Төркия Премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоганның әнисе җомгада вафат булды. 83 яшьлек Тәнзилә Эрдоган озакка сузылган авыруны җиңә алмады. Дөнья җитәкчеләре Эрдоганның кайгысын уртаклаша.


Берничә көн элек Истанбулда Тәнзилә ханымның үт куыгына катлаулы операция ясалган иде. Премьерның әнисе шуннан соң аңына килмәде һәм хастаханәдә җан бирде.

Бу кайгылы вакыйга аркасында Эрдоган сәяси яктан Төркия өчен бик әһәмиятле берничә эшлекле сәфәрдә катнаша алмады.

Аерым алганда, премьер дәүләтнең Сүрия чикләрендә киң масштаблы хәрби әзерләнүләрдә катнашып, әлеге вакыйганың дөнья матбугатында яктыртылуына сәбәпче булырга тиеш иде. Хәрби көчне күрсәтү Төркиянең Сүрия һәм Иран белән мөнәсәбәтләрендә җитди киеренкелек тудырыр дип көтелде.

Әнисенең вафат булуы Эрдоганга шулай ук Хатай вилаятендә Сүриядән качучылар янына барып килергә дә комачаулады.

Русия президенты Дмитрий Медведев, АКШ президенты Барак Обама, Бразилия президенты Дилма Руссеф, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев кебек җитәкчеләр Төркия премьер-министры Эрдоганның кайгысын уртаклашты.

Соңгы елларда Төркия матбугатында Эрдоганның әнисе белән кочаклашып төшкән фотолары аеруча популяр иде һәм аларның соңгы көннәргә кадәр бик якын булулары мәгълүм иде.
XS
SM
MD
LG