Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стив Джобс җирләнде


Бу атнада вафат булган Apple корпорациясенең нигез салучысы Стив Джобс җирләнде. Бу турыда Wall Street Journal хәбәр итә.

Мәрхүмнең гаиләсенә якын булган бер кеше сүзләренә караганда, җеназа җомга көнне бик тыйнак рәвештә үтте. Стив Джобсның кайда җирләнгәне хәбәр ителми.

Дөньяның иң танылган эшмәкәре чәршәмбе көнне озак вакытлы авырудан соң 56 яшендә вафат була. Аңарда ашказаны асты бизе яман шеш чиренең бик сирәк очрый торган формасы табылган иде.

Стив Джобс үлеме турындагы хәбәр бөтен дөньяны тетрәндерде. Кайгыру сүзләре белән сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, Джобс уйлап чыгарган күп кенә электрон җиһазларның танылган җанатарлары чыгыш ясады. Дөньяның төрле почмакларында урнашкан Apple кибетләренә халык чәчәкләр, шәмнәр алып килде.
XS
SM
MD
LG