Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең Сирт каласын басып алуга ком бураны комачаулый


Сирт янындагы сугышның бер күренеше
Сирт янындагы сугышның бер күренеше
Либиядә Милли күчеш шурасының хәрбиләре Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сирт өчен сугышны дәвам итә. Ләкин гаскәрләрнең һөҗүменә көчле ком бураны комачаулый. Хәзер яңа хакимият көчләре шәһәрнең үзәген утка тота.

Кичә Сиртның зур бер өлеше Милли күчеш шурасы контроленә күчте. Ләкин Каддафи яклылар кала үзәгендә урнашкан университетны үз кулларында тотуын дәвам итә.

Сирт һәм Бәни-Вәлид шәһәрләре Каддафинең соңгы ныгытмалары санала. Кичә АКШ Саклану министрлыгының зур бер түрәсе Каддафи үз тарафдарларын инде котрольдә тотмый дигән иде.

Мөәммәр Каддафинең кайда булуы әле һаман билгеле түгел. Ләкин ул берничә атна дәвамында каты утка тотылган Сирт шәһәреннән инде качып өлгергән санала.
XS
SM
MD
LG