Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидә "Халык җыены" узды


Минскидә "Халык җыены" узды
Минскидә "Халык җыены" узды
Минскидә берничә йөз кеше оппозиция тарафыннан оештырылган «Халык җыены»нда катнашты.

Анда чараны оештыручылар хакимиятне диалогка чакырды, оппозициянең каршылыклар килеп чыгуын теләмәвен белдерде.

Җыенда катнашучылар бәяләр үсүен туктату, эш хакларын күтәрү, сәясә тоткыннарны азат итү, ОБСЕ контролендә яңа ирекле сайлаулар үткәрүне таләп иткән резолюция кабул итте. Алар аны Беларус хакимиятенә тапшырырыга ниятлиләр.

Чарада катнашучылар Халык җыенын ноябрьдә дәвам иттерергә килештеләр, хәбәр итә Интерфакс агентлыгы.
XS
SM
MD
LG