Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә көрд башлыгы җеназасында катнашучылар утка тотылды


Сүрия көрд оппозициясенең башлыгы Мәшәгаль Таму
Сүрия көрд оппозициясенең башлыгы Мәшәгаль Таму
Сүрия иминлек көчләре көрд оппозициясенең башлыгы Мәшәгаль Таму җеназасында катнашучыларны утка тотты. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды.

Кичә үтерелгән Тамуны җирләүдә меңнәрчә кеше катнашты. Җеназа Бәшәр Асад режимын бәреп төшерүне таләп иткән демонстрациягә әйләнде.

Либераль көрд «Киләчәк фиркасе»нә нигез салган 53 яшьлек Мәшәгаль Тамуны 4 кеше үтерде. Алар сәясәтченең Әл-Камышлы шәһәрендәге өенә бәреп кергән. Үлеменә кадәр аз гына вакыт элек ул төрмәдән чыккан иде. Таму анда өч ярым ел утырды.

Тамуның үтерелүен Европа Берлеге тышкы сәясәтенең вәкиле Кэтрин Эштон катгый рәвештә гаепләде.
XS
SM
MD
LG