Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев "Бердәм Русия"дән эш нәтиҗәләрен көтә


Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев «Бердәм Русия» фиркасеннән эш-гамәлләрнең реаль нәтиҗәләрен таләп итә. Билгеле булганча, хәзерге Русия президенты декабрьдә узачак Дума сайлауларында фирканең федераль исемлеген җитәклиячәк.

Медведев шулай ук 2012 елгы президент сайлауларыннан соң аның хакимиятне җитәклиячәге турында планнар кору белән артык мавыкмаска чакырды. «Әйдәгез алга узып китмик. Минем әлегә башка эшем бар», - диде Медведев.

Сентябрь азагында узган «Бердәм Русия» җыенында илбашы президентлыкка премьер-министр Владимир Путинны тәкъдим иткән иде.

Путин сүзләренә караганда, әгәр парламент сайлауларында «Бердәм Русия» җиңсә, яңа кабинетны Дмитрий Медведев җитәклиячәк.
XS
SM
MD
LG