Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәвәккүл Карман Нобель бүләген Салих киткәч Йәмән казнасына тапшырачак


Тәвәккүл Карман
Тәвәккүл Карман
Быелгы Нобель Тынычлык бүләге иясе Йәмәнле Тәвәккүл Карман бүләкнең үз өлешен – якынча ярты миллион долларны – дәүләт казнасына тапшырачагын белдерде. Ләкин моны ул илнең хәзерге президенты Гали Габдулла Салих хакимияттән киткәч кенә эшлиячәк.

Йәмәннең башкаласы Санада тарафдарлары алдында чыгыш ясаганда Карман Салихны 33 ел дәвамында казнаны талауда гаепләде.

Салих үзе кичә янә бер тапкыр «якын көннәрдә хакимияттән китәчәге» турында белдерде. Ләкин төгәл вакыт тагын әйтелмәде. Оппозиция Салихның китүен инде ел ярымнан яртык таләп итә.
XS
SM
MD
LG