Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Мәскәү изоляторында мәктәп директоры үлде


Русия Тикшерү комитеты мәктәп мөдире Андрей Кодаяровның Мәскәү изоляторында үлүен тикшерә. Ришвәт таләп итүдә гаепләнгән 48 яшьлек Кодаяров шимбә көнне йөрәк өянәге нәтиҗәсендә вафат булды. Бу турыда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә белдерделәр.

Мәскәүнең 1308 мәктәбенең мөдире май аенда кулга алынган иде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ул бер баланы беренче сыйныфка алу өчен аның ата-анасыннан 240 мең сум таләп иткән иде. Кодаяров үз гаебен танымады.

XS
SM
MD
LG