Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пол Маккартни өченче тапкыр өйләнә


Пол Маккартни
Пол Маккартни
Beatles төркеменең элекке җырчысы сэр Пол Маккартни Америка уенчысы Нэнси Шэвелга өйләнә. Бу музыкантның өченче тапкыр гаилә коруы.

Тантана якшәмбе көнне Лондонның Мэрилбоун кварталында уза. Монда 1969 елда җырчы беренче тапкыр Линда Истмэнга өйләнгән иде.

1998 елда Линда Маккартни яман шеш авыруыннан вафат була. Икенче хатыны белән исә элекке «битл» 2 елга сузылган мәхкәмәләрдән соң аерыла.

Пол Маккартниның өченче туе бик кечкенә даирәдә уза. Анда 30 гына кеше – иң якын туганнар һәм дуслар чакырулы.

Пол Маккартнига - 69, аның кәләшенә - 51 яшь.
XS
SM
MD
LG