Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда канлы бәрелешләр яңадан башланды


Мисырдагы чуалышларда 30-га якын кеше һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00
йөкләү

9 октябрьдә Каһирәдә христианнар белән полиция арасындагы чуалышларда кимендә 30 кеше һәлак булган. Үз чиркәүләренә ясалган һөҗүмгә җавап итеп, кыпты христианнары машиналарга ут төрткән, хәрбиләргә ташлар аткан.

Мисырда христиан кыптылар һәм хәрбиләр арасындагы канлы бәрелешләрдә 30-га якын кеше һәлак булды, 200 кеше яраланды. Премьер-министр Әссам Шәрәф сүзләренә караганда, Каһирадәге хәлләр илдә яңадан киеренкелеккә сәбәпче булды.

Бәрелешләр Мисырның көньягында кыптылар чиркәвенә ут төртелгәннән соң бер атна узгач башланып китте. Каһирә урамнарына чыккан халык диннәр тигезлеген һәм христианнарның изге урыннарын яклауны таләп итте.

Протестта катнашучылар шулай ук өлкә губернаторы Мостафа әл-Сәид рәсемен яндырды. Түрә күптән түгел генә Маринап авылындагы чиркәү канунсыз рәвештә төзелгән дип әйткән иде. Кешеләр губернаторны эштән китүен һәм чиркәүне яңадан төзүне таләп итте.

Демонстрантлар сүзләренә караганда, дәүләт телевидениесе янына тыныч кына атлап барган халыкка билгесез кешеләр пычаклар һәм таяклар тотып һөҗүм итте.

Бәрелешкә хәрбиләр кушылырга мәҗбүр булды. Шул вакытта йөрештә катнашучылар арасыннан гаскәриләргә ата башладылар. Эчке эшләр министрлыгында бу котыртучылар эше, дип саныйлар. Берничә дистә кеше кулга алынды. Бәрелешләр вакытында хәрби йөк машиналарына ут төртелде.

Каһирәдә төн уртасыннан алып иртәнге җидегә кадәр коммендат вакыты игълан ителде.
XS
SM
MD
LG