Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Илфат Фәйзрахманов та Русиянең хәрби өлкәсендә булган соңгы хәлләргә битараф калмый. Ул Мәскәү кирмәнендә утыручыларның армиягә акчаны кызганмауларына шомланып карый.


“Кем кемгә бурычлы” язмасында иң элек автор татар егете Руслан Айдархановның үлеме тирәсендәге вазгыятьне күзалларга тырыша. Аннан тулаем Русия армиясендәге шау-шуга игътибар итә.

Хәрби өлкәдән күңелле хәбәрләргә караганда, күңелсезләренең күбрәк булуы әйтелә. Ләкин ил башлыклары моңа игътибар итмичә, үз сәясәтләрен тормышка ашыра бирә. Илфат әфәнде белдергәнчә, Медведевтан соң Путин да армияне ныгытуны дәвам итәчәк.

“Кем ничектер, мин ил башлыкларының бу сүзләреннән шүрләп куйдым. Әллә сугышка әзерләнәбезме? Нигә билбауларыбызны кыса-кыса коралланырга соң? Безгә пушкаларын төбәгән дошманнарыбыз юк, ләбаса. Коралланып, Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы асфальтны җимереп, миллиард сумнар исраф итеп, хәрби парадлар үткәреп ни отабыз?”, ди Фәйзрахманов “Безнең гәҗит”нең соңгы санында.

Ул Русиянең кытай, корея, япон, төрек күршеләрен ашатучы, эчертүче, киендерүчеләр дип атый. Ләкин: “Ни өчен Мәскәү хәрби өлкәгә миллиардлар сарыф итә?” дигән сорау ачык кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG