Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада “Идел-Урал тарихы” конференциясе башланды


Конференциянең беренче көне. Сулдан беренче профессор Надир Дәүләт һәм сулдан өченче профессор Исәнбикә Туган.
Конференциянең беренче көне. Сулдан беренче профессор Надир Дәүләт һәм сулдан өченче профессор Исәнбикә Туган.

Бүген Төркия башкаласы Әнкарада “Идел-Урал тарихы” исемле фәнни конференция башланды. Өч көн барачак җыелышта төрек галимнәре белән беррәттән Татарстаннан да ике дистәгә якын галим катнаша.


Әнкараның “Алтынэл” кунакханәсендә Төркия вакыты белән сәгать унда башланган фәнни конференциядә Идел-Урал төбәгенең борынгы тарихы, хәзерге вазгыяте турында сөйләшәләр.

"Ататөрек" мәдәният, тел, тарих һәм төрек тарихы оешмасы белән Татарстан Фәннәр академиясе һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты бергәләп оештырган чарада, Идел-Урал төбәгенең мөһим чорлары берәм-берәм тикшереләчәк.

Төркиядә Идел-Урал тарихы тикшерелә

Әйтик, конференциянең беренче көнендә, ачылыштан соң, Идел Болгар дәүләте тарихы һәм Алтын Урда дәүләте тарихына багышланган утырышта, "Татар тарихында Идел болгарлары һәм кыпчаклар", "Татарстанда Идел Болгар мирасының саклануы һәм тикшерелүе", "Урта гасыр Госманлы-Төрек чыганаклары мисалында Алтын Урдага кагылышлы яңа чыганакларның тикшерелүе", бу чорга караган гарәпчә чыганаклар дигән һәм башка чыгышлар яңгырады.

11 октябрь көнге утырыш исә "Татар ханлыклары тарихы" дигән тема белән ачылачак.

Әлеге утырышта "Казан ханлыгының җимерелүе: сәбәп һәм нәтиҗәләре", "Катановның татар тарихы тикшеренүләренә керткән өлеше", "Патша Русиясе чорында Идел-Урал", "Дини мәктәпләрнең дәүләт карамагына күчүенә каршы патша чорында урыс миссионерлык сәясәтенә карата татарларның җавабы", дигән темалар күтәреләчәк.

Шул ук көнге “XX гасыр башларында Идел-Урал”, дигән утырышта, I Бөтендөнья сугышы вакытында Русиядәге Госманлы әсирләре һәм татарларның иҗтимагый оешмалары, II Бөтендөнья сугышы вакытында Алмания сәясәтендә төрек факторы, “Төрек Юрду” журналында татарлар һәм татарларга кагылышлы мәкаләләр, Идел-Урал татарларының Япониядәге нәшрият эшчәнлекләре һәм башка темалар тикшереләчәк.

10 октябрь утырышыннан бер күренеш.
10 октябрь утырышыннан бер күренеш.
Ә конференциянең 12 октябрьдәге соңгы көнендә, Татарстан моделенең перспективалары, татар милли хәрәкәте: тарих һәм хәзерге көн, Советлар берлегеннән соң Татарстанда ислам: проблемнар һәм перспективалар, Госманлыдан алып хәзерге көнгә кадәр төрек-татар мөнәсәбәтләренә гомуми караш, Йосыф Акчураның Русия мәкаләләре, Советлар Берлегеннән соңгы мәгариф өлкәсендә арткан татар-төрек хезмәттәшлеге, дигән темаларга чыгышлар һәм бәхәсләр уздыру көтелә.

Конференциягә татарлар гына чакырулы

Әнкарадагы әлеге конференциягә китәр алдыннан "Азатлык" радиосының Казан студиясенә кереп чыккан, үзе дә әлеге җыелышта чыгыш ясаячак КФУ галиме Альберт Борһанов сүзләренчә, конференциягә татар һәм төрек галимнәре генә чакырылган һәм алар бик мөһим темаларны тикшерәчәк.

Бу конференциядә Татарстан ягыннан күп кенә галим катнаша. Алар арасында Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов, Искәндәр Гыйләҗев, Рамил Вәлиев, Рәшит Галләм, Илдус Заһидуллин һәм башкалар бар, дип белдерде ул.

Бу җыелышта төрек каһанлыгы, Болгар дәүләте, Алтын Урда дәүләте турында бик киң чыгышлар булачак. Шулай ук Русия дәүләте чорындагы татар тарихы һәм хәзерге чор татар тарихы да хакында да сөйләшенәчәк.

Монда, минем күзаллавымча, Татарстан һәм Төркия галимнәре генә чакырылган. Русиядән дә берничә галим булырга мөмкин. Конференциянең эш телләре рус һәм төрек телләре булачак. Татар теле булырмы, анысын әйтә алмыйм, дип белдерде КФУ галиме Альберт Борһанов Төркиядәге фәнни конференциягә китәр алдыннан.

“Идел-Урал тарихы” конференциясенең беренче көнге утырышына галимнәрдән тыш Әнкара һәм Искешәһәр шәһәрендә яшәүче татарлар, Татарстанның Төркиядәге рәсми вәкилләре, укучы яшьләр, заманында Казанда эшләгән элеккеге консуллар да катнашты.
XS
SM
MD
LG