Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Сүриядәге бәрелешләр чын сугышны хәтерләтә


Хомстагы протест чарасыннан бер күренеш

Хомстагы протест чарасыннан бер күренеш

Сүриядә соңгы вакыттагы бәрелешләрдә 30-дан артык кеше һәлак булды. Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, аларның яртысыннан артыгы – хәрбиләр һәм иминлек көчләре вәкилләре.

Бәрелешләрнең иң канлысы Хомс шәһәрендә булды. Анда президент Бәшәр Асадка каршы чыгучылар һәм аларның ягына күчкән гаскәриләр хәрбиләргә каршы көрәште. Оппозиция вәкилләре әйтүенчә, шәһәрдәге хәлләр чын сугышны хәтерләтә иде. Ике як та авыр корал кулланды. Бәрелешләр шулай ук Сүриянең төньягында урнашкан Идлиб төбәгендә булып үтте.

Язда башланып киткән чуалышлар нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга караганда, Сүриядә 3 меңгә якын кеше һәлак булды

XS
SM
MD
LG