Accessibility links

Яңа Зеландиягә экологик һәлакәт яный


Яңа Зеландиядә корабтан аккан нефть туристлар яратып ял иткән Маунт-Маунгануи шәһәре ярларына барып җитте.

Нефть берничә көн элек Либерия байрагы астында йөзгән йөк корабының рифка бәрелгәч суга акты. Көймәдә 900 мең тонна ягулык бар иде, шуның берничә дистә тоннасы агып китте.

Нефтьне суыртып алу эшләре кичә башланган иде. Ләкин көчле давыл һәм дулкыннарның зур булуы нәтиҗәсендә әлеге эшләр туктатылды.

Каза Яңа Зеландиянең Тауранга портыннан 20 чакрым ераклыкта барлыкка килде. Районга экологик һәлакәт куркынычы яный
XS
SM
MD
LG