Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Русия халкының 80 проценты мәгълүматны дәүләт телевидениесеннән ала. Бердәм Русиянең һәм Путинның хакимияттә калуы өчен шул җитә.

Русиядә парламент һәм президент сайлауларында хәзерге хакимиятнең җиңүе, премьер-министр Владимир Путинның президент кәнәфиенә кайтуы беренче чиратта илдәге киңкүләм мәгълүмат чараларының казанышы булачак. Әмма бу әле Русиядә бәйсез мәгълүмат чаралары юк, бөтен җирдә пропаганда гына дигәнне аңлатмый

Хәзерге Русия телевидениесе совет чорындагыдан күпкә заманчарак булып күренсә дә, күпләр фикеренчә, ул элеккедән әллә ни аерылмый. Кайнар хәбәрләр ил җитәкчеләренең җитештерү корылмаларын карап йөрүен, чит ил җитәкчеләре белән көлешүен яки түбәнрәк дәрәҗә түрәләрне шелтәләвен сурәтли.

1990 елларда Мәскәү Кремлен тәнкыйтьләүче һәм бар илдә карап була торган НТВ телевидение булса да, Владимир Путин хакимияткә килгәннән соң, дәүләт карамагындагы Газпром НТВ хиссәләренең кечкенә өлешенә генә ия булса да, әлеге бәйсез телевидениене көч белән үз кулына алды.

Алексей Симонов

Алексей Симонов

НТВ каналы Русиянең Беренче һәм Икенче каналлары белән бер рәткә басып эшли башлады. Хәбәрдарлыкны яклау вакыфы башлыгы Алексей Симонов аларның эшен Кремль хуплавындагы агитация һәм пропаганда дип атый.

Дүртенче канал, бәйсез РЕН-ТВ бераз озаграк каршылык күрсәтеп килә алса да, хәзер инде аның хиссәләренең 60 проценттан артыгы бер метал җитештерү ширкәте һәм нефть чыгару ширкәте кулында. Ә ул ширкәтләрнең уңышлы эшләве хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәттә булуга бәйле. Шулай итеп хәзер РЕН-ТВ да өстән билгеләнгән кысалардан чыкмый гына эшләргә мәҗбүр.

Җәмәгатьчелек фикеренә кирәкле юнәлеш биреп тору өчен Кремльгә шул җитә. Русиядәге Левада Үзәге исемле бәйсез фикер белешү хезмәте әйтүенчә, халыкның 80 проценты мәгълүматны дәүләт карамагындагы телевидениеләрдән ала. Кремль теләмәгән хәбәрләрне, мәсәлән, хакимияттәге коррупция турында белдергән адвокат Сергей Магницкийның тикшерү изоляторында үлүенә бәйле җәнҗалны күпләр белми дә. Чөнки дәүләт телевидениесе ул турыда сөйләми.

Әмма бу әле Русиядә бәйсез матбугат юк дигәнне аңлатмый. Мәсәлән “Новая Газета” хакимияттәге коррупцияне һәм Чечнядәге хокук бозуларны тикшерүләре белән яхшы танылды. Әмма шул ук вакытта 2003 елдан бирле бу басманың дүрт хезмәткәре я үтерелде, я сәер шартларда һәлак булды.

Михаил Горбачев (с) һәм Александр Лебедев

Михаил Горбачев (с) һәм Александр Лебедев

Газетның хуҗаларыннан берсе Александр Лебедев дәүләт газет хезмәткәрләрен саклый алмый дип аларга үзләре белән корал йөртү хокукы бирүне сорады.

Элекке Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев белән Лебедев икесе бергә “Новая Газета”ның 49 процент хиссәләренә ия. Алар газетны хакимият басымыннан яклап килә. Калган 51 процент хиссә газет хезмәткәрләренең үз кулында һәм басманың бәйсезлеген тәэмин итеп килә.

Газетның тиражы 200 мең тирәсе генә булу хакимияткә әллә ни куркыныч тудырмый.

Баш мөхәррир урынбасары Андрей Липский “Новая Газета” хәтта хакимият вәкилләренә дә кирәк, мәгълүмат кытлыгы кичерүче хакимият вәкилләре бу басма аша бер-бере турында белеп тора ди.

Липский әйтүенчә, хакимияттә югары дәрәҗәдә барган үзара көрәштә катнашучыларга мәгълүмат җитеп бетми. Шул ук теория "Эхо Москвы" радиосының ни өчен ябылмавын да аңлата ала. Хәзер Русиядә иң популяр бәйсез радио саналган "Эхо Москвы" хиссәләренең күпчелеге Газпром кулында булса да, ул НТВ язмышына дучар булмады.

"Ведомости" газеты да шактый абруйлылардан санала. Финляндиянең Sanoma медиа төркеме карамагындагы бу газета “The Wall Street Journal” һәм “Financial Times” басмалары белән берлектә чыгарыла.

Уртадарак исә күпсанлы соры басмалар бар. Шуларның берсе - кайчандыр миллиардер Борис Березовский кулында булган һәм Кремль басымына озак вакыт каршылык күрсәтеп килгән "Коммерсантъ" газеты. 2006 елда бу басманы Кремльгә якын торган эшмәкәр Алишер Усманов сатып алды.

Кирил Рогов

Кирил Рогов

Газет Усманов кулына күчкәннән соң бу басмадан киткән баш мөхәррир урынбасары Кирил Рогов басма үзенең бәйсезлеген югалтты ди.

"Коммерсантъ" газеты хәзер Русиянең югары җитәкчеләрен тәнкыйтьли алмый, анда түбәнрәк дәрәҗә җитәкчеләр турында гына тәнкыйть мәкаләләре укып була.

Белгечләр хәзерге русияне ике төркемгә бүлә. Берсе - “интернет Русия”. Бу төркемгә үзләре теләгән мәгълүматны таба алучы кешеләр, күбесенчә яшьләр керә. Икенче төркем исә хакимият контролендәге мәгълүматка гына риза булып утыручылар кергән “телевизион Русия”.

Русиядә интернет кулланучылар 40 процентка якынлашса да, аларның күпчелеге интернетны нигездә социаль челтәрләрдә үзара аралашу һәм күңел ачу өчен генә куллана.

Сәяси мәгълүматны интернеттан алучылар исә Русиядә 5-6 проценттан артмый. Бу исә Русиядәге вәзгыятьне үзгәртү өчен җитәрлек түгел.

Шулай итеп парламент һәм президент сайлауларына Русиядәге киңкүләм мәгълүмат чаралары нәкъ хакимияттәгеләр теләгән хәлдә керә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG