Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:50

"Канлы якшәмбе"дән соң Мисырда киеренкелек артты


Мисырда христиан кыптылар һәм хәрбиләр арасындагы канлы бәрелешләрдә 30-га якын кеше һәлак булды, 200 кеше яраланды. Премьер-министр Әссам Шәрәф сүзләренә караганда, Каһирадәге хәлләр илдә яңадан киеренкелек тудырды. Белгечләр әйтүенчә, бу хәлләр дәвам итсә, Мисырның хәзерге хакимияте илне контрольдә тота алмаячак.

Мисыр халкы чуалышларга инде ияләшеп бетте диярлек. Ләкин бу юлы аларның сәбәпләре хакимияткә каршы чыгу, икътисад белән канәгатьсезлек белдерү да булмады. Кешеләр урамга дини хокукларын якларга дип чыккан. Бу Мисыр өчен гадәттән тыш хәл, чөнки моңа кадәр бу илдә христианнар белән мөселманнар тату яшиләр иде.

Бәрелешләр Мисырның көньягында кыптылар чиркәвенә ут төртелгәннән соң бер атна узгач башланып китте. Каһирә урамнарына чыккан халык диннәр тигезлеген һәм христианнарның изге урыннарын яклауны таләп итте.

Протестта катнашучылар шулай ук Әсвән өлкәсе губернаторы Мостафа әл-Сәид рәсемен яндырды. Түрә күптән түгел генә Маринап авылындагы чиркәү канунсыз рәвештә төзелгән дип әйткән иде. Кешеләр губернаторның эштән китүен һәм чиркәүне яңадан төзүне таләп итте.

Демонстрантлар сүзләренә караганда, дәүләт телевидениесе янына тыныч кына атлап барган халыкка билгесез кешеләр пычаклар һәм таяклар тотып һөҗүм иткән. Бәрелешкә хәрбиләр кушылырга мәҗбүр булган. Шул вакытта йөрештә катнашучылар арасыннан гаскәриләргә ата башлаганнар.

Мисыр халкын котыртмакчылар

Эчке эшләр министрлыгында бу котыртучылар эше, дип саныйлар. Мисыр рәсмиләре белән белгечләр дә килешә. Хәлләрнең болай көтелмәгән рәвештә бәйдән ычкынып китүе хәзерге хакимияткә каршы эшләнергә мөмкин. Аның ил белән идарә итә алмаганын ачыктан-ачык бөтен дөньяга күрсәтер өчен. Ягъни бу – хакимият өчен көрәшүнең бер хәйләкәр юлы булырга мөмкин. Аның төп максаты – Мисырда ел башында узган түнтәрелешнең уңышларын юкка чыгарып, халык игътибарын төп мәсьәләләрдән читкә юнәлтү.

Мисырда тотрыксызлыкның хөкем сөрүенә, әлбәттә, хакимиятнең кинәт алышынуы, Мөбарәкнең дошманнары саналган радикаль фикерли торган кешеләрнең күпләп мәйданга чыгуы да сәбәпче булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы айларда Мисырдан инде йөз меңгә якын кыптылар күчеп киткән.

Мөбарәкне сагынучылар саны артты

Мисырда Хөсни Мөбарәкне сагынып искә төшерүчеләр дә табылды. Ул хакимияткә килгәч, кыптыларның кайбер чиркәүләре торгызылды. Мөбарәк шәхсән үзе моңа рөхсәтен бирде. Хәзер моны күпләр телгә ала. Мөбарәк хакимияттә булган вакыт эчендә илдә динара татулык хасил булуын инкарь итеп булмый, әлбәттә. Шул ук вакытта режим радикаль фикерли торган кешеләрне бик нык эзәрлекләгән. Ләкин хәзер Мөбарәкнең дошманнары ышыктан яктылыкка чыга башлады.

Шулай итеп, Мисыр халкы арасында динара дошманлык хисләре арта башлады. Белгечләр фикеренчә, әлеге хисләрнең барлыкка килүе илдәге тынычлыкка нокта куярга мөмкин. Нәтиҗәдә Мисырның хәзерге хакимиятенә илне контрольдә тотарга бик авыр булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG