Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

Күптән түгел Казанда үткән Бөтендөнья татар галимнәре форумында Казакъстанда яшәүче татарлар турында да җитди сөйләшү булды. Фән докторлары Гриф Хәйруллин, Рәиф Әмиров, Ринат Закиров катнашкан аналитик әңгәмә татарлар күптәннән укмашып яшәгән төбәкләрдәге милли тормышка багышлана.


Римзил Вәли. Бөтендөнья татар галимнәре форумында яңгыраган чыгышлар һәм аның карарлар тулысынча басылып чыкмаган әле. Татарстан фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган бу форумга чакырылган галимнәрнең күбесе үз һөнәрләрендә зур үсешкә ирешкән. Бигрәк тә химия, физика, хокук, мәгълүмат иминлеге кебек юнәлешләр буенча саллы һәм тирән докладлар моны раслый.

Асылда бу форум Татарстан фәннәр академиясенең 20 еллыгына багышланды. Республиканың мөстәкыйльлеге игълан ителүдән соң 1 ай үткәч тә, яңа статустагы Татарстан беренче тапкыр үзенең мөстәкыйль академиясен оештырды. Хәзер шушы академия ярдәмендә республикадагы һәм читтәге татар галимнәре социаль-икътисадый үсешкә өлеш кертә. Һәм бу өлеш шактый зур, бәлки киләчәктә тагын да артыр.

Тик барыбер һуманитар мәсьәләләр, татар милли яшәеше фәнни җәмәгатьчелекнең ярдәменә мохтаҗ. Шуңа күрә милли зыялылар һуманитар темаларга чыгышларны, татар милләтен искә алуны сагынып көтеп алды.

Форумда катнашкан һуманитар галимнәре арасында татар мәсьәләсе белән кызыксынучыларның фикерләре бигрәк тә тансык. Бүген без алар белән танышабыз. Татар конгрессы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров үзенең чыгышында татарларның фән белән бәйләнешен тасвирлады.

Ринат Закиров. Татар гомер буе укымышлы халык булган. Без хаклы рәвештә үзебезнең меңъеллык язма әдәбиятыбыз, китап культурабыз белән горурланабыз. Идел Болгарстанда X гасырда ислам динен кабул иткәч, мәчетләр каршында мәктәп-мәдрәсәләр эшли башлый. Халык укырга-язарга өйрәнә.

Динле, мәгърифәтле булу безнең халкыбыз өчен яшәү рәвешенә әверелә. Бу Идел Болгарстанында да, Алтын Урдада да, Казан ханлыгында да шулай булган.

Әлбәттә, дәүләтчелекне югалткач, татар тормышы шактый катлаулана. Әмма иң авыр шартларда да татар халкы мәчетләрен, мәдрәсәләрен саклап калырга тырыша.

Атаклы алман галиме, Казан университеты профессоры Карл Фукс үзенең “Казан татарлары” исемле хезмәтендә “татарлар күп кенә Европа халыкларыннан да белемлерәк, укый белми торган татарны милләттәшләре һич тә хөрмәт итми” дип, XIX гасырда язып калдырган.

Әлбәттә, патша заманнарында татарларга фән белән шөгыльләнү шактый кыен була. Әмма XVIII йөздән XIX йөзгә күчкәндә безнең халкыбыз вәкилләреннән күренекле гыйлем ияләре үсеп чыга.

Соңрак, XIX гасыр уртасында татар тарих фәненә нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗани фикер мәйданында пәйда була. Ул безнең милли тарихны өйрәнүгә чын гыйльми юнәлеш бирә. Ә аның шәкертләре: Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри һәм башкалар татар фәне мәйданын киңәйтә.

Ринат Закиров

Ринат Закиров

Шунысын әйтергә кирәк, Шиһабетдин Мәрҗанинең формаль фәнни дәрәҗәсе булмаса да, аны Русиянең тарихи-гыйльми җәмгыятенә кабул итәләр. 1905 елгы рус революциясенә хәтле татарларны Русия югары уку йортларына кабул итмиләр. Әмма шуңа да карамастан, татарлардан чит ил университетларына барып укучылар шактый күп була. Бу хәлле кеше балалары була.

Гомумән, XX гасыр башы татар тарихында аерым урын ала. Ул чорны юкка гына татар ренессансы дип атамаганнар. Нәкъ шул чорда татар заманча милләт булып оеша. Аның әдәби теле, яңа мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, матбугаты барлыкка килә.

Шул чорда татар мәгариф системасы көчле үсеш ала. Мәктәпләр, мәдрәсәләр белемле кешеләр әзерли. Шул системада укыган кешеләрдән чын галимнәр чыга башлый: Хәмит Мөштәри, Шәүкәт Хәбибуллин, Мөхәммәт Гайнуллин, Ибраһим Нуруллин һәм башкалар.

Совет чоры да татар өчен гади булмады. Әмма шул елларда татарлар өчен югары уку йортлары ишекләре киң ачылды. Милли мәдәният, сәнгать көчле үсеш юлына басты. Фән өлкәсендә дә татарлар лаеклы урын алды.

Нәкъ шушы елларда дөнья фәнендә үзләрен таныткан татарларны: Сәгъдиевлар, Роберт Нигъмәтуллин, Альберт Галиев, Надыр Дәүләт, Данияр Мөштәри, Марат Арысланов һәм башкаларны атап була.

Совет чорының тагы бер үзенчәлеген әйтергә кирәк. Атом, космоска кагылган өлкәдә бик күп татар галимнәре эшләде. Аларның исемнәре киң катламнарда билгеле түгел. Димәк, илнең интеллектуаль потенциалы булдыруда татарның өлеше зур. Татар үзе космоска очмаса да, шушы өлкәдә татар галимнәре булмаса, илнең авиациядә, космонавтикада шундый уңышлар булыр идеме?

Халкыбыз олы шәхесләргә, талантларга гомер буе бай булды. Соңгы елларда без мондый шәхесләрне танытырга, олыларга да өйрәндек. Үзебездә дә милләтебез өчен горурлык хисләре артты.

Римзил Вәли. Бөтендөнья татар галимнәре форумында татар яшәгән төбәкләрдәге милли проблемалар, шул илдәге татарларның тарихы турында чыгышлар булмады дисәк, дөреслеккә туры килмәс. Алматы шәһәрендә яшәүче галим һәм җәмәгать эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы Гриф Хәйруллин Казакъстандагы татарлар турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Гриф Хәйруллин. Безнең халкыбыз кая барса да, үз урынын таба. Казакъстанда да татарларның югалганы юк. Үзебезнең милләт кешеләре арасында анда министр кешеләре дә бар, халык артистлары да бар, фән докторлары да бар. Бөтен максатыбыз – ничек тә милли үзенчәлекне саклау. Ел саен Сабан туен үткәрәбез. Үзара җыелышып торабыз.

“Ассоциация татар и башкир Казахстана” дигән оешма бар. Президенты – Тәүфик Кәримов, ул Астанада урнашкан. Вице-президент – мин, Алматыда эшлим. Эшебез – мәдәниятебезне саклау, тарихыбызны өйрәнү, телебезне өйрәнү. Мисал өчен, хәзер Алматыда татар биюе, татар телен өйрәнү түгәрәге, ислам динен өйрәнү түгәрәге бар.

Гриф Хәйруллин

Гриф Хәйруллин

Хәзерге көндә телне саклау – бик катлаулы мәсьәлә. Күбесе русча, казакъча сөйләшә. Аларны барыбер татар мәдәниятенә тартырга тырышабыз. Казаннан безгә кунаклар килсә, йөрәгебезгә май була.

Әгәр Татарстан мин үзем генә дип яши торса, читтәге балаларына игътибар итмәсә, Татарстандагы татарларның да киләчәге томанлы. Монда бит татарның дүрттән бере генә яши. Үзара элемтәләрне киңәйтергә, ныгытырга кирәк. Бездә татар гәҗитләрен, татар журналларын алдыру мәсьәләсе кискен тора.

Римзил Вәли. Татар газетларын, журналларын еш искә алалар иде. Хәзер чит илгә яздырып була, ләкин барып җитми. Аның бәясе дә кыйбат була. Казакъстанда татарлар үзара хәбәрләшә дигән сүз юкмы? Казакъстан зур бит. Үзегез интернет белән мавыкмыйсыздыр.

Гриф Хәйруллин. Мин интернетта утырам. Иптәшләрем белән элемтә тотып торам. “Татары в Казахстане” дигән китапны әзерләгәндә, төрле өлкәләрдән мәгълүмат интернет аша килде. Ләкин Татарстандагы интернет чараларын мин белеп бетермим микән, һәрхәлдә Казакъстанда интернет таралып бетми сыман.

Римзил Вәли. Димәк, әле махсус тырышмаганбыз.

Гриф Хәйруллин. Шулайдыр. Ул тырышлык сездән дә, бездән дә булырга тиеш.

Римзил Вәли. "Азатлык" радиосы, Матбугат.ру дигән сәхифәләргә керсәң, анда башка мәгълүмат чаралары да күренә.

Гриф Хәйруллин. Әгәр даими рәвештә мәгълүмат алып торсак, шул вакытта Татарстан белән бәйләнешебез бар икәнен белеп торачакбыз.

Римзил Вәли. Сез мәктәп төзү кыен дип әйттегез, чөнки чәчелгәнбез, сибелгәнбез. Элек һәр татар булган өлкәдә татар мәктәпләре, мәдрәсәләре булган. Ә хәзер мөмкин түгел...

Гриф Хәйруллин. Утызынчы елларда Алматының үзендә генә татар техникумы, татар мәктәпләре булган, татар театры булган. Узган гасырның утызынчы елларында аларны ябып ташлаганнар. Казакъ мәктәпләрен дә яптылар.

1990 елда Алматының үзендә бер генә казакъ мәктәбе бар иде. Нинди татар мәктәбе турында сөйләргә мөмкин? Казанда да андый хәл, әлбәттә, кичерелә торган нәрсә түгел.

Римзил Вәли. Ябу түгел, киресенчә, ачу өчен бүген бик күп чаралар күрелә. Кайберәүләр әйтә, ата-аналар үзләре ваз кичә дип.

Гриф Хәйруллин. Алматыга Казаннан бер урыс профессоры килгән иде. Сөйләшүгә мине дә чакырдылар. Очрашуда татар мәктәбе турында сүз чыкты. Мин әйттем, сез анда булгач, татар телен ничек өйрәнәләр?

Ул татар мәктәпләренә татарлар үзләре бармый бит, дип җавап бирде. Мин әйттем: әгәр татар телен дәүләт теле итеп кабул итсәк, бөтен югары уку йортларын татар теленә күчерсәк, иртәгә үк урыс мәктәбенә бер кеше дә бармаячак. Әлегә татар теленә югарыда урын юк, шуңа күрә ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирми.

Римзил Вәли. Заман кешесе туган телен, яшәгән дәүләт телен һәм халыкара телне – өч телнең белүен файдалы икәнен аңласа, хәтта ул император булмаса да, үзенең дәүләте булмаса да, алдынгы кеше була ала. Шуны аңлау җитми бит.

Гриф Хәйруллин. Аны кем аңлатырга тиеш?

Римзил Вәли. Ә нигә Америка, Финляндия татарлары аңлый?

Гриф Хәйруллин. Димәк, анда аңлата алган зыялылар бар. Ә сез, Татарстандагы зыялылар, нигә шуны аңлатмыйсыз?

Римзил Вәли. Сез ике китапны бүләк иттегез. Аларны чыгарырга сезгә кем кушты? Кем акча бирде? Нинди максатларны күз алдында тоттыгыз?

Гриф Хәйруллин. “История татар” дигән китабымны мин русча яздым, чөнки татар телен күпләр белми. Бу – икенче, тулыландырылган басма. Аны язарга миңа бер кем дә кушмаган. Мин яшьләр белән күп аралашам. Аларның күбесе үз тарихын да, халкын да белми. Мин тарихчы булмасам да, шуның өчен бу китапны язарга булдым.

Римзил Вәли

Римзил Вәли

Беренче басмасы шундук таралып бетте. Шуннан тагын юкмы дип, сорый башладылар. Шуңа күрә мин тулыландырып, икенче басмасын чыгардым. Беренче басманы чыгарганда, акчаны бер бизнес биргән иде. Икенчесенә икенче бизнес акча бирде.

Римзил Вәли. Ә тугандаш республикабыз Башкортстан татарлары турында мондый китап юк бит.

Гриф Хәйруллин. Ахырда күп мәгълүмат җыю кыен булды. Быел тулысынча да җыелганын көтмичә чыгарырга булдык. Монда татар милләтеннән чыккан күренекле галимнәребез, югары дәрәҗәгә җиткән хезмәткәрләребез, тарихта калган кешеләребез һәм башкалар бар.

Римзил Вәли. Казакъстан татарларының тарихы, бүгенгесе турында ике китап чыгарган Гриф Хәйруллинның хезмәте башка төбәкләр өчен дә үрнәк булырлык. Милли җәмәгатьчелекнең саны һәм сыйфаты ягыннан аерылып торган Башкортстан һәм андагы галимнәр бу турыда тирән уйлана.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Уфа педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров галимнәрнең милли тормышта катнашуына җитди карый.

Рәиф Әмиров. Казан артык ярдәм итә алмаса да, үзенең яшәеше белән татарга рухи ярдәм булган. Милли рухы булган күбесе монда килеп, фәндә, башка структураларда эшлиләр. Монысы факт.

Римзил Вәли. Аларның бер өлеше дәүләт структурасы, рәсми фәндә, рәсми мәдәнияттә. Татар буларак, башкорт буларак, милләтсез кеше буларак хезмәт итүче татарлар азмыни? Физикларның, химикларның татарлыгы зур түгел бит.

Рәиф Әмиров

Рәиф Әмиров

Башкортстан татарлары сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да аерылып торалар. Гриф Хәйруллин Казакъстан татарлары турында сөйләде. Сезнең фәнни яктан нигезләнгән концепция, яки аңлашылып торган проект, программа бармы?

Рәиф Әмиров. Галимнәр туксанынчы елларда төрки халыклар үсеше концепциясе кысаларында Башкортстан татарлары үсеше концепциясен дә төзеп, Башкортстан хөкүмәтенә тәкъдим иткән иде.

Римзил Вәли. Ягъни Башкортстан татарларының тарихын, бүгенгесен һәм яшәү юлын, программасын галимнәр билгели ала. Фәнни яктан нигезләнгән конструктив программаны, “Башкортстан татарлары” дигән китап, доклад яки башка бер саллы проектны бик күрәсе килә.

Рәиф Әмиров. Мондый бөек һәм мөһим эшне Казанда, Татарстанда башлап җибәрсеннәр иде. Безнең фәнни көчләребез үз өлешен кертер.

Менә шулай итеп Казакъстанда татар тормышын гыйльми яктан сурәтләүгә ирешкәннәр. Башкортстан татарларының һәм башка төбәкләрдәге җәмгыятьләрнең саклануын тәэмин итү өчен фәнни концепцияләр бик кирәк.

Бүгенге әңгәмәләр дә шуны тагын бер кат раслады. Кайда нинди галимнәр милләт турында кайгырткан һәм нәтиҗәгә ирешкән? Шул турыда безгә хатлар языгыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG