Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:51

Самарның Калинин исемендәге бакчасында ундүрт милли үзәк катнашында "Күпмилләтле Самар" дигән бәйрәм узды. Һәр милләт күргәзмәгә үзенең ризыкларын, китапларын куйган иде. Бәйрәмгә килгән өлкә түрәсе милләтара дуслыкны "ныгыткан" катнаш никахларны арттыру теләген белдерде.


14 милләт вәкилләре берәр номер белән концертта катнашты. «Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятеннән Наилә Сабирҗанова һәм Радик Газизов кызыксынган халыкка бертуктаусыз татарлар, аларның ризыклары, гореф-гадәтләре турында сөйләп торды. “Яктылык” мәктәбе укучылары татар биюен сәхнәдән күрсәттеләр.

Түрәләрдән бәйрәмдә Самар Губерна Думасы рәисе Федор углы Виктор Сазонов һәм аның урынбасарлары катнашты. Виктор әфәнде Сазонов һәр милләт өстәле янында тукталып, бирелгән сорауларга җавап бирде.

Татарлар берни дә сорамадылар. Үз милләтләренең ризыклары турында сөйләделәр. Татарның горурланырлык китапларын күрсәттеләр.

Соңгы елларда Самарда гына да егермегә якын татарлар турында китап басылган икән. Шул санны ишеткәч, Дума рәисе елмаеп: “Булдырасыз!” диде. Аннары Наилә Сабирҗанова Виктор әфәнде Сазоновны һәм урынбасарларын талкыш-каләвә һәм чәк-чәк белән сыйлады.

Бәйрәм тыныч һәм югары рухи күтәренкелек белән узды. Чыгып сөйләүчеләр милләтләргә мәдхия җырлады. Сазонов һәр милли үзәккә музыкаль центр бүләк итте.

Иң соңыннан чыгып сөйләгән район администрациясе вәкиленең: “Мөмкин кадәр күбрәк катнаш никахлар булсын” диюе, милли әйдәманнарны селкетеп куйды. Бу сүзләрне ул әле кабатлап та әйтте.

Самарның урамнарын тутырып, ЛДПР баннерлары эленгән. Анда да: “Мы за русских” сүзләре йөрәккә кадап тора.

Милләт вәкилләре көне буе биеде, җырлады, тәмле ризыклар ашады. Таралышканда “мөмкин кадәр күбрәк катнаш никахлар булсын” дигән "өй эше"н алып кайтып киттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG