Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Рәхимов: “Хәмитов вәзгыятьне аек бәяли алмый”


Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары: Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов

Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары: Мортаза Рәхимов (с) һәм Рөстәм Хәмитов

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов хәзерге президент Рөстәм Хәмитовка җавап белдерү белән чыкты.


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Новые Известия” гәзитенә әңгәмә биргән иде. Ул 5 октябрь дөнья күрде. Анда Хәмитов Башкортстанның ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчаларның язмышы хакында да әйткән иде.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов кулында булган “Урал” фонды турында әйтеп, Рөстәм Хәмитов ул акчалар заводлар төзүгә, авыл хуҗалыгын күтәрүгә файдаланылса әйбәт булыр иде дигән теләк белдерде. Хәмитов ул акчаларның социаль юнәлештә эшләвенә өмет итә.

Әлеге әңгәмәдән соң “Урал” фондының рәисе Мортаза Рәхимов һәм фондның генераль директоры Йосоп Мирсәетов белдерү белән чыкты. Анда бу фондның 2006 елның 17 мартыннан алып эшләве, шул чорда 14,6 миллиард сум салым түләүләре, 12,3 миллиард сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелүе әйтелгән. Хәйрия ярдәменең, башлыча, спортка, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, мәдәният һәм сәнгатькә, чиркәүләр, мәчетләр төзекләндерүгә күрсәтелүе белдерелгән.

Белдерүдә фондның басымга дучар ителүе, казна исәбенә эшләүче оешмаларга “Урал” фонды күрсәткән ярдәмне алмау кушылганлыгы телгә алынып, моның канун бозу икәнлеге ассызыкланган. Фондның социаль өлкәгә ярдәмен күрмәмешкә салулары да әйтелгән.

Белдерүдә Рөстәм Хәмитов әңгәмәсенә шундый бәя бирелгән: “Әгәр Хәмитов әфәнде мондый әңгәмә белән үз позициясен ныгытам дип уйласа, ул тирән ялгыша. Республиканың күпчелек халкы “Урал” фонды эшчәнлеге Башкортстанга зур файда китерә һәм ул кирәк дип исәпли. Уйламаган мөрәҗәгате белән Хәмитов үзен республиканың күпчелек халкына каршы куя. Сайлаулар алдыннан мондый гамәлләр аны вәзгыятьне аек һәм адекват бәяли алмавын күрсәтә”.

“Урал” фонды җитәкчелегенең бу белдерүе мондый шартларда фондның хөкүмәт белән хезмәттәшлеге мәсьәләсен кабат карарга мәҗбүр булуларын искәртү белән тәмамлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG