Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:32

Төркиянең иң зур каласында чеченнарга ау дәвам итә. Истанбулда тагын бер чечен вәкиленә - Чечняның элекке шәйхелисламына һөҗүм ясалды, әмма сакчылары аны үлемнән саклап кала алды.

16 сентябрьдә булган үтерү әле игътибар үзәгеннән төшәргә дә өлгермәде, Төркия матбугаты инде чеченнар белән бәйле яңа вакыйга турында шаулый.

Дүшәмбедә Today’s Zaman газетасы язганча, киллер Чечняның 1995-1997 еллардагы шәйхелисламы (югары шәригать мәхкәмәсе җитәкчесе) Шәмседдин Батукаевны үтерергә теләгән. Вакыйга шушы чечен әһеленең Зәйтинбурну районында урнашкан үз йортында булган.

Үзе дә чечен милләтеннән булган 26 яшьлек Барһрам Батумаев Батукаевның өенә 7 октябрьдә матди ярдәм сорарга дигән сәбәп белән килә. Батумаев бәдрәфкә кереп китә һәм анда озак кына тоткарлана. Бу чечен лидеры сакчыларында шик тудыра. Батумаев аннан чыккач алар аны тентиләр һәм тавышын томалаучы пистолет табалар.

Шәмседдин Батукаевның Русиядәге юк ителәсе кешеләр исемлегендә булуы бик мөмкин дип яза газета.

Барһрам Батумаев соңыннан полициягә хәбәр иткәнчә, аны чечен лидерын үтерүгә Истанбулда яшәгән Увайс Әхмәдов яллаган. Сорау алганнан соң полиция Батумаевны кулга ала. Ул торган кунакханәдә Шәмседдин Батукаев фатирының схемасы да табыла.

Полиция Увайс Әхмәдовтан да сорау ала.

16 сентябрьдә Истанбулда үз өйләре каршында өч чечен – Беркхаҗ Мусаев, Рөстәм Альтемиров һәм Заурбек Амриев атып үтерелгән иде. Моны оештыручылар арасында чечен исемле дә, урыс исемле дә кешеләр булуы хәбәр ителде. Сентябрь ахырында шәһәрнең төп җәяүле урамы Истиклалдә Төркиядәге чечен мөхаҗирләре үтерүләргә каршылык чарасы уздырды.

Today’s Zaman фаразларына караганда, бар бу шикле һөҗүмнәр артында Мәскәү тарафыннан нык якланган һәм аннан зур акчалар алган Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тора. Хокук яклаучылар Кадыров ялчыларын Чечнянең үзендә дә, аннан тышта да кеше урлауда, җәберләүдә һәм күп санлы үтерүләрдә гаепли, дип яза басма.

XS
SM
MD
LG