Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециягә акча ноябрьдә генә киләчәк


Европа Берлеге (с) һәм Греция байкралары
Европа Берлеге (с) һәм Греция байкралары
Грециягә халыкара финанс ярдәме ноябрьдә килеп җитәчәк. 8 миллиард доллар күләмендәге акча илдә дефолт булдырмау өчен җибәрелә.

Европа Берлеге, Халыкара валюта фонды һәм Европа үзәк банкы белгечләре Грециядәге икътисади вазгыятьне өйрәнде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, грек хөкүмәте 2011 елда казна дефицитын кыскартуга юнәлгән чараларны җиренә җиткереп башкармады.

Бу өлкәдә игълан ителгән өстәмә чаралар исә киләсе елда актуаль булачак.
XS
SM
MD
LG