Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: "Украинага 1937 ел әйләнеп кайта"


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко

Киевтагы мәхкәмә Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенконы җиде елга төрмәгә ябу карары чыгарды. Европа Берлеге әлеге карар Киев белән ике ара мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә мөмкин ди.

Украинадагы Юлия Тимошенко Блогы (БЮТ) вәкиле Николай Томенко радиобызга мәхкәмәнең әлеге карары бүген үк шикаять ителәчәк дип белдерде.

Мәхкәмә Тимошенконы Русиядән газ алу килешүләрен имзалаганда вәкаләтләре кысаларыннан чыккан дип гаепләде.

Хөкемдар Родион Киреев гаепләү карарын укыганда Тимошенко кылган гамәлләр нәтиҗәсендә Украинага 1,5 миллион гривен, ягъни якынча 190 миллион долларлык зыян килгән дип әйтте.

«Тимошенко Юлия Владимировна Украина җинаятьләр кодексындагы 365-нче мәддәсенең өченче өлешендә әйтелгәнчә гаепле дип табылды һәм җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук өч ел дәвамында дәүләт оешмаларында эшли алмый», диде Киреев.

Мәхкәмәдә шулай ук Тимошенко, «Нафтогаз» таләп иткән, 187 миллион долларны түләргә тиеш һәм торагы да алыначак дип белдерелде.

Гаепләү укылып беткәч Тимошенко аның белән килешмәвен әйтте һәм әлеге карар илгә «1937 ел әйләнеп кайтканны» күрсәтә диде. Тимошенко сүзләренчә, гаепләүне ул Европада кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәчәк.

Халык урамнарга чыкты

Сишәмбе Киев урамнарына Тимошенкога теләктәшлек белдерергә 10 меңләп кеше чыкты. Илнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә шактый иде. Шулай ук тәртипсезлекләр була калса дип хокук саклау хезмәтендәгеләрнең саны да күпкә арттырылды. Милиция хезмәткәрләре генә меңгә якын булган дип хәбәр ителә.

Тимошенко тарафдарлары белән полиция арасында чуалышлар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
йөкләү

Сишәмбе иртәсендә меңләп кеше Киев үзәгендәге Крещатик урамын тутырып Печерский мәхкәмәсе буласы урынга атлады. «Беркут» махсус көчләре аларга каршы чыкты һәм ике арада бәрелешләр дә булып алды. Тимошенкога теләктәшлек белдерүчеләр мәхкәмә бинасы алдына туктап «Милиция - халык белән» һәм «Тимошенконы - иреккә» дигән шигарьләр дә әйтте.

Тимошенко: Гаепләүләргә беркем дә ышанмый

Тимошенко фикеренчә, аны гаепләү мәхкәмәнең үз гадел карары түгел, ә 2010 елда Украинада президент сайлавында бик авырлык белән генә җиңә алган Виктор Януковичның сәяси теләге булган.

Мәхкәмә карары укылганда тәнәфес вакытында Тимошенко журналистларга: «Монда игълан ителгән җинаятьтә гаепләүләргә дөньяда да яки Украинада да беркем дә ышанмый. Шуңа күрә Янукович та, хөкемдар Киреев та минем исемемне пычрата алмый», дигән иде.

«Миллионнарча украиннарга мөрәҗәгать итәсем килә. Режимнан курыкмавыгызны сорыйм. Әгәр сез аннан курыксагыз, сезнең тормышыгыз нәкъ Украина кебек тапталачак. Курыкмагыз, сезгә Украинаны һәм үз тормышыгызны кыюлык һәм ныклык белән сакларга кирәк», диде Тимошенко.

Европа Комиссиясе: мәхкәмә сәясәтләштерелгән

Европа Берлеге Тимошенкога карата чыгарылган хөкем карарына «зур борчылу» белдерде. Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон әгәр карар шикаять ителсә, аны караганда Украина хөкүмәтеннән гаделлекне тәэмин итәргә чакырды. Эштон шулай ук әлеге мәхкәмәнең халыкара таләпләргә туры килмәвен һәм гадел булмавын да әйтте.

Европа Комиссиясе мәхкәмә карары сәясәтләштерелгән дип атады һәм Европа Берлеге белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә тискәре чагылырга мөмкин дип белдерде.

Кэтрин Эштон
Кэтрин Эштон
Әле хөкем карары чыкканга кадәр үк Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге Тимошенконы эзәрлекләүгә борчылган иде инде. Дүшәмбе, 10 октябрь көнне Люксембургта Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында да Украина белән ике ара мөнәсәбәтләр көн үзәгендә булды.

Брюссельдәге чыганаклар белдерүенчә, анда әгәр Тимошенкога карата гадел булмаган хөкем карары чыгарылса, Европа Берлеге белән Киев арасында әзерләнә торган ирекле сәүдә килешүен һәм ассоциация килешүен имзалаганда куркыныч туарга мөмкин дип тә әйтелгән.

Тимошенкога карата хөкем сәясәт белән бәйле булганга Франция һәм Германия Европа Берлеге белән Киев арасындагы килешүләр әзерләүне акрынайту өчен басым ясарга мөмкин.

Хөкем карарына карамастан, Киев халыкара тәнкыйть белдерүчеләрне тынычландыру өчен төрле юллар эзләргә мөмкин.

Югары Радага әле күптән түгел генә канун өлгесе тәкъдим ителде. Анда Тимошенкога белдерелгән гаепләүләрнең җинаять булмавы турында әйтелгән. Әгәр ул канун кабул ителсә Тимошенконы ярлыкауга мөмкинлек тудыра.
XS
SM
MD
LG