Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 13:54
Европа Берлеге (ЕБ) һәм Русия Украинаның элекке премьеры Юлия Тимошенко хөкем ителүенә кызгану белдерә.

ЕБ тышкы сәясәтенең югары вәкиле Кэтрин Эштон карарны сәяси дип атады һәм аның кабул ителүе Украина һәм Европа Берлегенең мөнәсәбәтләрендә чагылырга мөмкин диде.

Еврокомиссия Украина хакимиятләрен Тимошенко аппеляциясен – әгәр ул тапшырылган булса – гадел рәвештә каралуын тәэмин итәргә чакырды.

Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы исә Тимошенконың хөкем карары ачыктан-ачык Мәскәүгә каршы кабул ителгән, дип саный.

Министрлык үз сайтында газ килешүләре барысы да Русия, Украина һәм халыкара кануннарга туры китереп имзаланганы турында яза.
Бу фактларны Киев мәхкәмәсе игътибарыннан читтә калдырды, диелә Русия Тышкы эшләр министрлыгы мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG