Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет Русиядәге мәгълүмат кырын үзгәртә


Путин чорында, киңкүләм мәгълүмат чаралары дәүләт контролендә булса да, интернет мәгълүмат иреклеген арттыра бара.

Русиядә Владимир Путин хакимияткә килгәннән бирле, киңкүләм мәгълүмат чаралары дәүләт контролендә эшләп килсә дә, интернетның киңрәк җәелә баруы мәгълүмат иреклеге файдасына эшли. Путин хакимияте чоры интернетның да киңрәк җәелгән чорына туры килде. Интернет дәүләт телевидениесен карап үскән яңа буынга үзе теләгән мәгълүмат алу, хәтта ул хәбәрләрдә яктыртылучы вакыйгаларда катнашу мөмкинлеге ачты.

Казанда яшәүче Светлана Привалова 2004 елда Беслан мәктәбендә 300-дән артык кешенең үлеменә китергән атышлар һәм шартлауларны күреп корбаннарның туганнарына ярдәм итәргә теләсә дә, ничек ярдәм итеп булуын белмәгән.

Ул чакта 19 яшьлек студент булган Светлана: “Чын-чынлап ярдәм итәргә теләдем. Без барыбыз да бик борчылган идек. Әмма ни эшләргә кирәклеген белмәдек”, - ди.

Бу җәйдә исә Идел елгасында "Булгария" корабы батып 122 кеше һәлак булганнан соң, Светлана озак уйлап тормастан, казада ятим калган балаларга ярдәм итү һәм корбаннарның кырыгын үткәрергә булышу төркеменә кушыла.

“Бу инициатив төркемне кешеләр ярдәм итү, туплану һәм берләшү максаты белән оештырды. Без казадан соң 40 көн үткәч искә алу чарасы оештырдык. Безнең мөрәҗәгатькә хакимияттән бернинди җавап та булмады, берни эшләмәделәр. Бу тулысынча гади кешеләрнең, гади халыкның тырышлыгы белән оештырылды”, - ди Светлана.

Беслан белән "Булгария" арасындагы җиде елда нәрсә үзгәргән соң?

Беренчедән, Светлана Привалова укуын тәмамлап эшкә урнашкан һәм аның кызы туган. Әмма, бәлки, беренче чиратта илнең дә үзгәргәнлеген әйтергә кирәктер.

Озак вакыт дәүләт телевидениесеннән генә мәгълүмат алып яшәргә мәҗбүр булган, сәясәттә катнашу мөмкинлеге булмаган Русиядә интернет зур тизлек белән үсә башлый һәм гади халык тиз арада аннан кирәкле мәгълүмат алып булуын һәм хәтта интернет ярдәмендә чара да күреп булуын аңлап ала.

Светлана Привалова очрагында бу Вконтакте социаль челтәрендә "Булгария" казасына багышланган махсус сәхифә була. "Булгария" сәхифәсендә корбаннарның фотогалереясы, һәлакәт турында тәфсилле мәгълүмат урнаштырылган һәм шунда ук ярдәм итү юллары турында фикер алышу бара. Бу төркемгә инде 5 меңнән артык кеше кушылган. Алар арасында Казан, Татарстан халкы гына түгел, Петербур, Истанбул, Сочи һәм Нижневартовски кебек бик ерак шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бар.

Шулай итеп, интернет Русиядә хакимияткә нык буйсынган мәгълүмат кырында ирекне арттыра башлады. Русия халкы инде тулысынча хакимият сөйләгәнне генә тыңлап утырмый.

Әлбәттә, телевидение әле дә төп мәгълүмат чыганагы булып кала. Халыкның 80 проценттан артыгы әле дә мәгълүматны хакимият теләгәнчә сөйләүче һәм күрсәтүче телевидениедән ала.

Газет укучылар инде кимегәннән-кими барганда, интернет идеологиядән азат һәм яңа ватандашлык активлыгы дулкынын рухландыручы матбугат кыры буларак үсеп килә.

Интернет аша Русиядәге гади кешеләр үзләрендә булган мәгълүматларны һәм яңалыкларны алмаша һәм тарата. Машина тикшерүләр, җәмәгать иминлеге мәсьәләләре, бюрократия, коррупция очраклары да читтә калмый.

Чыгышы белән Русиядән булган блоггер Вадим Никитин: "Социаль челтәрләрнең, блогларның һәм видео алмашу мөмкинлекләренең артуы Русия халкына зур сәяси бәхәсләрсез генә турыдан-туры чын тормыш проблемнары турында фикерләшү өчен моңарчы күрелмәгән мөмкинлек бирә", ди.

“Көнбатышта YouTubeны булган видеоларның бер өлешен кисеп урнаштыру өчен кулланалар. Русиядә исә YouTubeка полициядәге коррупция, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын төшереп куялар. Чыннан да, YouTubeта ватандашлык активлыгы бик зур. Һәм кешеләрнең көндәлек тормышына караган мондый мәсьәләләр интернет кулланучыларның катнашлыгын иң нык җәлеп итүче нәрсәләр”, - ди Никитин.

Әле биш ел элек кенә гади бер кешенең полициядәге коррупция турындагы язмасы халыкара мәйданга чыгуын, зур җитәкчеләрнең шәһәр урамында машинада барганда кеше үтерүе турында интернетка чыгарылган язманың протест чараларына этәрүен күз алдына да китереп булмый иде.

2009 елда Алексей Дымовскийның Новороссийский милициясендәге коррупция турында YouTubeка чыгарган видеоязмаларын миллионнан артык кеше карады. Һәм бу интернетның ризасызлык хәрәкәтләре өчен нинди мөмкинлекләр бирүен күрсәтүче беренче мисаллардан булды.

Рэп җырчысы Noize MСның "Лукоил" җитәкчесе машинасын Мәскәүдәге машина казасында ике кешене үтерүдә гаепләүче видеоязмасы тагын да киңрәк җәмәгатьчелекне җәлеп итте.

Шуннан соң шәһәр урамнарында махсус зәңгәр ут тамгалары белән йөрүче җитәкчеләргә каршы “Зәңгәр чиләкләр” хәрәкәте оешып китте.

Әмма бу гамәлләр җавапсыз калмады. Коррупция турында хәбәр иткән ул чактагы милиция хезмәткәре Дымовский эштән куылып кулга алынды. Noice MCга да, “Зәңгәр чиләкләр”нең берничә активистына да җәза чаралары күрелде. Әмма бу чаралар интернетны җәмәгатьчелек активлыгы өчен куллану теләген бастыра алмый.

2004 елда гомерендә бер генә мәртәбә булса да интернетка кергән кешеләр Русия халкының өчтән берен генә тәшкил иткән булса, хәзер инде ил халкының яртысының диярлек өендә интернеты бар. Алдагы берничә елда Русиядә интернет мөмкинлеге Көнбатыш Европадагы дәрәҗәгә якынаер дип көтелә.

Русиядә интернет куллану инде зур шәһәрләргә генә хас күренеш түгел. Атнасына бер мәртәбә булса да интернет кулланучыларның өчтән бере чамасы халкы 100 меңнән азрак булган шәһәрләрдә һәм авылларда яши.
XS
SM
MD
LG