Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар мәгарифтә чуашлардан көнләшә


"Түгәрәк өстәл" утырышыннан бер күренеш, 11 октябрь 2011 ел
"Түгәрәк өстәл" утырышыннан бер күренеш, 11 октябрь 2011 ел

Түрәләр борчылырга урын юк дип тынычландырса да, чынбарлык шуны күрсәтә: Татарстанда милли мәктәпләр саны торган саен азая. Узган ел белән чагыштырганда татар телен укыту 2 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан парламентында мәгариф вәкилләре арасында үткән түгәрәк өстәл утырышында сөйләшенде.


Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында иң беренче булып сүз алган мәгариф түрәсе Данил Мостафин мәгариф өлкәсендәге вазгыятьнең алай ук начар түгеллеген исбатларга тырышты.

Ул республикада татар телен өйрәтүче төрле методик кулланма, әсбаплар тәкъдир итте. Аның чыгышы мондый җыелышларда гадәткә кергән рус телендә барды. Шулай да, Мостафин сүзләренчә, Татарстанда татар телендә укыту кимегән.

Республикада үз милли мәктәпләре булган чуашлардан татарларга бу җәһәттән көнләшергә генә кала. Чуашларның туган телендә укулары, киресенчә, ике процентка арткан. Бу хәлгә мәгариф министры урынбасары үз аңлатмасын бирергә тырышты.

“Бер калыпка гына салып карап булмый. Мари, чуаш, удмурт мәктәпләрендә беренче-дүртенче сыйныфларда ана телендә укыйлар. Хисап процессы тәмамланмады әле. Бу аерым утырып карауны таләп итә. Анык кына җавап бирә алмыйм”, дип белдерде Данил Мостафин.

362нче канун нигә һәм кемгә кирәк?

Милли мәгарифкә киртәләр күптөрле. Шуларның берсе – бердәм дәүләт имтиханнары. Дөресрәге, аны бары рус телендә генә бирү мөмкинлеге. Бу хәл милли мәктәп укытучыларын зур борчуга сала.

Әти-әниләр балаларын татар сыйныфына түгел, ә бәлки русныкына бирергә тырыша. Чөнки алар үз балаларының бердәм дәүләт имтиханнарында күп балл җыюларын тели.

Ә бит хәзерге көндә Татарстандагы югары уку йортына татар теле белгечлегенә укырга кергәндә дә абсурд вазгыять – рус теленнән имтихан тотып керәсе. Нәтиҗәдә, татар мәктәбенең бары кәгазьдә генә калу ихтималы бар.

Камәрия Хәмидуллина
Камәрия Хәмидуллина
​Бу урында Казандагы икенче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина сүзгә кушылып, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның бары рус телендә генә булуын, ә моның милли мәгарифкә киртә икәнен белдерде.

“Гомуми тенденция – ана телендә укытыла торган мәктәпләр кимү ягына таба бара. Бу хәлнең нигезендә 362нче канун тора. Бу канун – милли мәктәпләр үсешен тоткарлаучы, аңа аркылы төшүче төп боерык”, дип әйтте Камәрия Хәмидуллина.

Татар китаплары идән астында

Уку әсбаплары җитешмәү милли мәгарифтә тагын бер зур проблеманы тудыра. Татар теле әсбаплары безгә үзәкләштерелгән рәвештә кайтарылса иде, ди белем йортлары директорлары.

Казанда татар китапларының бер базда сакланып, шунда ук сатылуларына да гаҗәпләнә алар. Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәбе директоры Илсур Кашапов, милли китапларга карата үз ачынуын белдерә.

“Без бүген китаплар алдык, төянеп кайтабыз. Ул да булса татар китаплары берничә җирдә, анысы да подвалда. Игътибар да, димәк, шулайрак”, ди ул.

Түрәләр хатасы

Кукмара районыннан килгән директор үз чыгышын дәвам итеп, милли сәясәт өчен көрәшкән түрәләрнең дә хатасын төртеп күрсәтергә батырчылык итте. Татар теле дисәләр дә, эштә рус телен кулланалар икән бит.

“Күп кенә хатлар, боерыклар Русиядән, мәгариф министрлыгыннан, республика ведомстволарыннан килә. Алар инде күбесенчә рус телендә. Без үзебезчә боерыкларны татар телендә язабыз, үз казаныбызда кайныйбыз. Түгәрәк өстәлгә чакыру да рус телендә килде. Ә үзебез милли мәгариф турында сөйләшергә җыелдык”, ди Илсур Кашапов.

Түгәрәк өстәлне алып барган депутат Разил Вәлиев сүзләренчә, ана телен өйрәнергә кирәк дип, күпме генә лаф орылса да, аны тормышта кулланып булмый икән, кырыс базар икътисадында үскән замана баласы татар телен өйрәнеп тә тормаячак.

“Әгәр дә балаларны туган телгә өйрәтергә телибез икән, бу телне иң беренче чиратта Татарстан җирлегендә яшәр өчен, эшләр өчен кирәкле телгә әйләндерергә кирәк. Ул канун нигезендә эшләнергә тиеш.

Без инде 19 ел рәттән шундый тәкъдим белән чыгабыз: дәүләт хезмәткәре ике телне дә белергә тиеш, 200-300 сүз булса да. Шунсыз мөмкин түгел. Ничек инде ул дәүләт хезмәткәре дәүләт телен белмәскә тиеш?! Иң беренче эшне әнә шуннан башларга кирәк”, ди Разил Вәлиев.

Милли мәгарифкә багышланган түгәрәк өстәл утырышы ике сәгать дәвам итте. Чыгышлардан аңлашылганча, ана телен өйрәнүгә таяк тыгучылар күп икән әле. Моны чыгыш ясаучылар да, аларны тыңлаучылар да яхшы аңлады. Әлеге чарага җыелып рус телендә гәп куертучылар, мөгаен, үзләренә үзләре үк аяк чаладыр.
XS
SM
MD
LG