Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

7 октябрьдә Көньяк Сахалинскида Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессының өченче төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу мөһим чараның төп оештыручысы, иганәчесе Сахалинның татар милли-мәдәни автономиясе булды.


Бу көнне Көньяк Сахалински шәһәренең “Мега Палас” кунакханәсендә иртәдән кичкә кадәр милли рух хөкем сөрде. Анда “Ерак Шәрык татарлары конгрессы Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә һәм Азия-Тын океан илләрендә яшәүче татарларның иҗтимагый, мәдәни яктан берләшүенә ярдәм итә” дигән темага багышланган форум иртәдән кичкә кадәр дәвам итте.

Сахалинда үткән җыенга “үзәктән” кунаклар һәм рәсми вәкилләр килгән иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, Хабаровски, Амурдагы Комсомольски, Сахалин утравының Холмск, Корсаков, Ново-Александровка шәһәрләреннән килгән милли җәмгыять активистлары катнашты.

Форумга килүчеләр Ерак Көнчыгыш татар-башкортларының бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы хакында фикер алышты, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләште, тәҗрибә уртаклашты.

"Уфа кайда, Уфа кайда?"

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының конференциясендә катнашучылар арасында яшьләр дә, түбәтәйле агалар һәм ак яулыклы әбиләр дә бар иде.

83 яшьлек Тамара апа Абдуллина очрашуга танышлары белән килгән. Тумышы белән Башкортстанның Баймак районыннан булган Тамара апа инде 1957 елдан бирле Сахалинда яши.

Туган якларында көтеп торучы туганнары булса да, аларның күрешмәгәненә 28 елдан артык вакыт үтеп киткән. Туган ягына, кадерле, якын кешеләренә булган сагышны Тамара апа үзе яраткан җыр юллары аша әйтеп бирде.

Күзләреннән аккан яшьләрен сөртә-сөртә: “Уфа кайда, Уфа кайда? Уфа Урал ягында. Кошлар булсам очар идем, Бик сагынган чагымда”, дип җырлады ул.

"Исхаков калса, күптән мәчетле булыр идек"

Җирле мохтариятнең актив әгъзасы Венера Фәррәхова исә Сахалинда татарлар җыелган бина белән бәйле истәлекләрен яңартты. 2007 елны Көньяк Сахалински татар һәм башкортлары Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендәге тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков белән нәкъ шушы “Мега Палас” кунакханәсендә очраша.

Хәмдия Исәнгулова, җаен табып, җир тетрәүдән соң Невельск шәһәренә эш сәфәре белән килгән Камил Исхаковка милләттәшләре үтенечен җиткерә. Полпред очрашуны кичке сәгать 9га билгели, сахалинлылар аны төн уртасында гына көтеп ала.

“Искиткеч җылы очрашу булды ул көнне, 20ләп кеше җыелган идек, Камил Исхаков безне үз бүлмәсенә алып керде. Аңа бар проблемаларыбызны җиткердек. Камил Исхаков Ерак Көнчыгышта калса, без күптән инде мәчетле дә булыр идек.

Шунысы сөенечле: соңгы вакытта Ерак Көнчыгыш төбәкләре белән кызыксыну артты. Безгә Казаннан шулай ярдәм итеп торсалар, Сахалин татарлары тиз аякка басар иде”, дип сөйләде Венера Фәррәхова.

Чара бүләкләр белән ачылды

Сахалинда үткән чараны Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин ачып җибәрде. Ул 7 октябрь көнне 70 еллык юбилеен бәйрәм иткән Сахалин татарларының җирле милли-мәдәни автономия рәисе Динур Шәймәрдановны туган көне белән котлады.

Барлык кунаклар да, шулай ук милли-мәдәни мохтарият вәкилләре дә юбилярга котлау сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Истәлекле бүләк, шулай ук, милли-мәдәни эшләрдә башлап йөрүче җирле мохтарият рәисе урынбасары Хәмдия Исәнгуловага да тапшырылды.

Хәмдия Исәнгулова Сахалинда Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының чираттагы конференциясен оештыруга да күп көч салды.

Ерак Шәрык белән элемтәләр ныгый

Сахалинда үткән җыенның рәсми өлешендә яңгыраган чыгышларны анда катнашучылар дикъкать белән тыңлады. Казан кунагы Ирек Шәриповка Ерак Көнчыгыш төбәкләре күптән таныш икән. Ул яшьрәк чагында армия сафларында Приморье төбәгендә хезмәт иткән.

Сахалинда очрашуга Ирек Шәрипов зур дулкынлану, изге өмет-хыяллар белән килгән. Кыскача гына Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырып, чыгышының төп өлешендә ул җирле хакимият вәкилләре: өлкә мәдәният министры Ирина Гонюкова, Сахалин өлкәсе хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге баш белгече Анжелика Русакова һәм башка хакимият вәкилләрен утрауда яшәүче татар һәм башкорт халкының ихтыяҗларына игътибарлы булырга чакырды.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин сахалинлыларга киләсе елда Бөтенрусия Сабан туеның Тын океан ярларында үтәчәген әйтте. Ул агымдагы елның май уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Приморье төбәгенә эшлекле сәфәре, аның йомгаклары турында сөйләде. Приморье татарлары тәкъдиме белән 2012 елдагы Бөтенрусия Сабан туен Владивостокта үткәрергә җыенуларын белдерде.

Динур Шәймәрданов исә Сахалинда милли хәрәкәтнең тарихы белән таныштырды, үзләре башкарган эшләрне санап, киләчәктәге эш планнары, проблемалары белән уртаклашты.

Сахалинда мәчет булырмы?

Чарада катнашучылар Сахалинның “Мөселман” төбәк иҗтимагый фонды президенты Хәлим Сәмирханов, Хабаровски имамы Кузнецов Хәмзә хәзрәт, Сахалин мөселманнары башлыгы Тәлгат Ганиев һәм “Правое дело” фиркасенең Сахалин төбәге бүлекчәсе рәисе Тәлгат Фәйзуллин чыгышларын тыңлады.

Шунысы кызык, аларның чыгышларында бер үк проблемага төрле караш, капма-каршы фикерләр яңгырады. Хәлим Сәмирханов белән Тәлгат Ганиев: “Бүгенге көндә 100дән артык чиркәве булган Сахалин өлкәсендә әле булса бер генә мәчет тә юк. Без 6 миллион сум акча түләп, Жәмигъ мәчете проектын эшләттек. Ләкин өлкә хөкүмәте мәчет төзергә бүлеп бирелгән җирне бездән тартып алды”, дип ачынып сөйләде.

Ә инде Хәмзә хәзрәт һәм Тәлгат Фәйзуллин: “Тиздән Сахалинга имам килә. Мәчет төзеләчәк, аны төзергә бирелгән җир мөселманнардан алынмаган, чөнки ул әле башка беркемгә дә бирелмәгән” дип, халыкны шатландырды.

Бердәм булу мөһим

Хабаровски татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәр Туктаров, шәһәрнең татар яшьләре клубы рәисе Галия Зарипова, Көньяк Сахалинскиның “Дуслык” төркеме җитәкчесе Вәсилә Хуҗина һәм 8нче мәктәп укытучысы Наҗия Иванченко чыгышлары да зур кызыксыну тудырды.

Инде күп еллар Хабаровскида милли тормышка җан өрергә тырышып йөрүче Сәрвәр Туктаров үзе җитәкләгән җирле мохтарият эшчәнлеге белән таныштырды. Бердәм булып, бер-беребезгә генә түгел, башка милләтләргә карата да игътибарлы, түзем булырга чакырды ул.

Хабаровскидан килгән Галия Зарипова исә Ерак Көнчыгышта даими эшләп килүче бердәнбер яшьләр клубында милли рухтагы очрашулар һәм бәйрәмнәр оештыру серләре белән таныштырды.

Вәсилә Хуҗина Сахалин үзешчән артистларының уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. “Дуслык” төркеме Сахалинның төрле шәһәр-авылларына концерт программасы белән бик еш йөри. Үзешчән артистлар юл чыгымнарын үз кесәләреннән каплый. Алар инде үзләренә милли киемнәр дә теккән, ә менә тузып беткән бердәнбер баянны алыштырырга әлегә көчләреннән килми икән.

Рус теле укытучысы Наҗия Иванченко массакүләм мәгълүмат чараларында мөселманнар тормышы ничек яктыртылуы, аларны ешрак начар яктан күрсәтүләре турында әйтте.

Чыгышлардан соң Сахалинда үткән татар форумының резолюциясе кабул ителде. Анда Ерак Көнчыгыш милли оешмаларының бөтен тырышлыгын ана телен, халкыбызның мәдәниятен, традицияләрен һәм йолаларын өйрәнү һәм саклап калуга, ата-бабаларыбыз диненә – традицион исламга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү әһәмияте ассызыклана.

"Киләчәктә дә булыр әле очрашулар"

Конференция тәмамлангач, аны оештыручылар һәм кунаклар үз тәэсирләрен уртаклашты. “Бик күңелле, бик әйбәт булды, без – татарлар өчен бик кадерле кунаклар килде. Чыгышлар тирән эчтәлекле. Киләчәктә дә мондый очрашулар булыр әле.

Менә Рөстәм Абдулин Владивостокта үтәсе Бөтенрусия Сабан туе турында сөйләде, анда да барырбыз. Киләчәктә тагын да ешрак очрашырбыз, күбрәк аралашырбыз”, дип өметләнә Динур Шәймәрданов.

“Дистә елга якын Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән Ирек Шәриповның Сахалинга килүе үзе зур вакыйга булды. Нигездә үз тәҗрибәсеннән чыгып, төпле, акыллы киңәшләр бирде ул, безнең өчен кирәкле һәм файдалы очрашу булды әлеге конференция.

Ерак Көнчыгыш милли оешмалары белән тыгыз элемтәдә булып, бар эшләребездә ярдәм итәргә әзер торган Татарстан республикасы вице-премьеры Зилә Вәлиевага, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәтләр укыйбыз”, ди җирле мохтарият рәисе урынбасары Хәмдия Исәнгулова.

"Хакимият белән бергә эшләү кирәк"

Сахалинда үткән Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы конференциясеннән алган уңай тәэсирләрен форум кунагы Ирек Шәрипов “Азатлык” радиосы белән бүлеште.

“Конференция уңышлы, аның географиясе бай. Мине аеруча сөендергәне шул: бүгенге көндә Ерак Көнчыгышта милли оешма вәкилләре – урта яшьтәгеләр, алар – бизнес, мәдәният өлкәсендә, мәктәп-укыту эшләрендә җиң сызганып эшләүче көчле шәхесләр.

Җыенда, шулай ук, дин әһелләре дә, яшь буын – татар яшьләре хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Бу бик мөһим әйбер. Милли хәрәкәтнең күп тармаклы эшләре турында сөйләштек. Һәр өлкәдә чыгыш ясардай, үз фикерләрен әйтердәй, хәтта бәхәсләшердәй кешеләр күп булуы – бик уңай күренеш.

Кимчелекләр дә юк түгел, әлегә барлык милли оешмалар да җирле хакимият белән тыгыз эшләми икән, ә бит бу нәтиҗәле эшләүнең төп шартларының берсе. Әмма хәл ышанычлы, чөнки биредә милләттәшләребез – нәтиҗәгә ирешердәй кешеләр.

Әлбәттә, Ерак Көнчыгышта да татар оешмалары берничә, анда эшләүчеләр һәрвакытта уртак тел дә табып җиткермиләр. Сахалинда үткән татар конгрессының конференциясендә катнашучылар барлык милли хәрәкәт вәкилләре белән эшләргә әзер булуларын белдерде, шунысы өмет уята”, диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ирек Шәрипов.

Аның җәй башында Магаданга, көзен Сахалинга командировкага җибәрелүен Русиянең Көнчыгыш чигендә яшәүче татарлары сөенеп каршылады. Димәк Казан, Татарстан, гомумтатар оешмалары Татар бугазы ярында яшәүче милләттәшләрне онытмый.

Конференциядә катнашучылар өчен Көньяк Сахалински шәһәре буенча сәяхәт оештырылды. Кичен “Дуслык” иҗат төркеме чыгышын карап, рәхәтләнеп күңел дә ачты Сахалин кунаклары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG