Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch "йолдызлар"ны Кадыйров бүләкләреннән баш тартырга чакыра


Рамзан Кадыйров һәм Жан-Код ван Дамм
Рамзан Кадыйров һәм Жан-Код ван Дамм
Human Rights Watch хокук яклау оешмасы кино һәм шоу-бизнесс "йолдызлар"ына мөрәҗәгать итеп аларны Грозный шәһәрендә чыгыш ясаганнары өчен алган гонорар һәм бүләкләрдән баш тартырга чакырды.

5 октябрьдә Грозныйда узган тантаналарда актерлар Жан-Код ван Дамм, Кевин Костнер, Хиллари Суонк һәм скрипкачы Ванесса Мэй катнашты.

Аларның нинди бүләк алулары турында рәсми рәвештә хәбәр ителми. Әйтергә кирәк, Грозный шәһәр көне Рамзан Кадыйровның туган көненә туры килде.

Хокук яклаучылар “йолдызларны” Чечняда “хокуклары бозылган күпсанлы кешеләрнең газапларына” игътибар итмәвендә гаепләде. Human Rights Watch бу хәлләрнең җаваплылыгын Рамзан Кадыйровка йөкли.
XS
SM
MD
LG