Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад полиция бүлекләренә интихарчылар һөҗүм итте


Багдадның полиция бүлекләре янында шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булды, дистәләрчә яраланды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, өч бомба шәһәрнең төрле өлешләрендә бер үк вакытта диярлек шартлады. Аларның икесен интихарчы шартлатты. Һәлак булган кешеләрнең күбесе полиция хезмәткәрләре. Полиция бүлекләре янында торган машиналар шулай ук зыян күрде.

Иракның кораллы сугышчылары соңгы вакытта һөҗүмнәре өчен күбрәк дәүләт оешмаларын сайлый. Бу гамәлләре белән алар хакимиятләрнең илдә иминлек урнаштыра алмавын күрсәтергә тели.
XS
SM
MD
LG