Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Путин президент намзәте буларак 27 ноябрьдә тәкъдим ителергә мөмкин


Петербург сувенирлар кибетендә сатылган матрёшка

Петербург сувенирлар кибетендә сатылган матрёшка

Премьер-министр Владимир Путин Русия президенты намзәте буларак 27 ноябрьдә тәкъдим ителергә мөмкин. Ул көнне “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау алды җыенының икенче өлеше башлана. Ләкин моңа кадәр Путинны президентлыкка намзәт итеп Федерация шурасы тәкъдим итәргә тиеш. Бу турыда, “Интерфакс” агентлыгы хәбәр иткәнчә, фирканең Генераль шурасы президиумының секретаре Сергей Неверов белдерде.

Сентябрь азагында президент Дмитрий Медведев министрлар кабинетын җитәкләргә әзер булуы турында әйтеп Владимир Путинга 2012 елгы президент сайлауларында катнашырга тәкъдим итте.

Путин исә Медведев белән хакимият вәкаләтләрен алмашу ил белән идарә итү системын ныгытачак, диде.

XS
SM
MD
LG