Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иранны Согуд илчесенә һөҗүм әзерләүдә гаепли


Роберт Мюллер (с) һәм Эрик Һолдер Иран әзерләгән һөҗүм турында матбугат очрашуы үткәрә
Роберт Мюллер (с) һәм Эрик Һолдер Иран әзерләгән һөҗүм турында матбугат очрашуы үткәрә

АКШ рәсмиләре Иранның Кушма Штатларда Согуд Гарәбстаны илчесен үтерергә җыенуы фаш ителде дип белдерә.

Вашингтонда үткән матбугат очрашуында АКШ юстиция министры Эрик Һолдер: "Илчене үтерү өчен ике кеше ялланганлыгы ачыкланды", диде. Министр әйтүенчә, аларның берсе АКШта ватандашлык алган иранлы Мансур Арбабсиар, икенчесе Иранда яшәүче Голәм Шәкүри. Шәкүри Иран инкыйлаб сакчылары көчләренең бер канаты булган Кудс төркеме әгъзасы диелә.

​“Гаепләүдә бу яшерен эшнең Ираннан уйланган, түләнгән һәм идарә ителгән булуы әйтелә. Бу АКШның эчке кануннарын һәм халыкара кануннарны, шул исәптән дипломатларны саклаучы конвенцияне тупас бозу”, - диде Һолдер.

Аның әйтүенчә, Арбабсиар 29 сентябрьдә кулга алынган, үз гаебен инде танып “Иран хөкүмәтенең бу эштәге катнашлыгы турында тәфсилле һәм мөһим мәгълүматлар” биргән. Һолдер шулай ук Шәкүринең әле дә тотылмаганлыгын белдерде.

Бу ике кешегә чит ил рәсмиен үтерү турында яшерен сүз берләштерү, күпләп үтерү коралы куллану турында яшерен сүз берләштерү, халыкара террор гамәле кылу турында яшерен сүз берләштерү һәм башка гаепләүләр белдерелә.

Һолдер әйтүенчә, бу катлаулы үтерү планын фаш итү өчен АКШ рәсмиләренә айларча эшләргә туры килгән, Арбабсиар Мексикада АКШның яшерен агенты белән берничә мәртәбә очрашып Согуд илчесе Гадел әл-Җүбәирне үтерү өчен аңа миллион ярым АКШ доллары түләргә дип килешкән булган.

Эрик Һолдер
Эрик Һолдер
“Гаепләүгә караганда, бу елның язында Арбабсиар яшерен халыкара наркотик сәүдәсе белән шөгыльләнүче төркемдә әгъза булган, шул ук вакытта АКШның рөхсәтсез наркотикларга каршы идарәсе кешесе булган яшерен агент белән очрашкан. Май аенда Мексикада булган ул беренче очрашудан соң башка очрашулар нәтиҗәсендә АКШтагы илчене үтергән өчен бу агентка Иран вәкилләре катнашында миллион ярым доллар түләү турында яшерен сүз берләштерелгән”, - диде Һолдер.

Рәсмиләр әйтүенчә үтерүне әзерләүчеләр илче ашаган ресторанга бомба куярга җыенган булган. Бомба сатып алынганчыга кадәр бу эш туктатылган.

Әлеге гаепләүләр рәсми белдерелгән Нью-Йоркның көньяк өлеше прокуроры Прит Барара әйтүенчә, илчене үтерергә тиешле кешегә түләү өчен Нью-Йорк банкы аша инде 100 мең доллар да күчерелгән булган.

Бу эш игълан ителгән матбугат очрашуында Федераль тикшерүләр идарәсе мөдире Роберт Мюллер да катнашты. Мюллер бу хәл хәзерге дөньяда дәүләт чикләренең иминлек тәэмин итмәвен күрсәтә, әгәр дә алар үз планнарын уңышлы башкарган булса, күп кеше үлгән булыр иде диде.

Роберт Мюллер
Роберт Мюллер
​“Һолливуд сценариендагыга охшаса да, аның нәтиҗәсе чын булыр иде һәм күп кеше үлгән булыр иде. Алардан бу һөҗүмдә үтерәсе кешегә дә, яраланырга яки һәлак булырга мөмкин гаепсез ватандашларга бернинди аяу булмас иде”, - диде Мюллер.

Гаепләүләр игълан ителгәннән соң, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Вашингтонның бу хәлдән соң халыкара мәйданда Иранны тагын да ныграк изоляцияләү өчен тырышачагын белдерде.

Бүген АКШның финанс министрлыгы Шәкүри белән Арбабсиарның һәм тагын өч кешенең АКШтагы хисапларын туңдыру турында карар чыгарды. Бу өч кеше Кудсның әлеге яшерен сүз берләштерүдә катнашкан югары җитәкчеләре Касыйм Сөләймани, Хәмит Габдуллаһи һәм Габдерриза Шаһлаи диелә.

Вашингтондагы Согуд илчелеге бу сүз берләштерүне кешелеклелек кагыйдәләрен бозу һәм түбәнлек дип атады.

Галиәкбар Җаванфикр
Галиәкбар Җаванфикр
Тәһран исә шунда ук бу гаепләүләргә үз җавабын биреп алар уйлап чыгарылган гаепләүләр диде. Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатның матбугат киңәшчесе Галиәкбар Җаванфикр АКШның гаепләүләре җәмәгатьчелек фикерен җирле проблемнардан читкә бору өчен уйлап чыгарылган диде.

Иранның рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы исә бу гаепләүләрне АКШның Иранга каршы яңа пропагандасы дип атады.

Ул арада Арбабсаир Нью-Йоркта федераль мәхкәмә каршына басты. Адвокаты әйтүенчә, Арбабсаир үзенә белдерелгән гаепләүләрне кире кагачак.
XS
SM
MD
LG